5 гыйнварда Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Укыту-методик үзәгендә (Казан шәһәре) Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының «Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау: 2019 ел нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлар»дигән йомгаклау коллегиясе утырышы узды. Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Э.Зарипова доклады тыңланды, ул Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының 2019 елдагы эшенә йомгак ясады, шулай ук 2020 елга өстенлекләрне билгеләде.
Коллегия утырышында шулай ук статс-секретарь – Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Андрей Пудов һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин чыгыш ясадылар.
Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов карары буенча, агымдагы 2020 елдан бирле балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең яңа чаралары гамәлгә кертелгән.
Коллегия эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге» нең директоры урынбасары Ч.Н. Гайзатуллина катнашты.
14 гыйнварда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясенең «Академия» концертлар залында министрлык коллегиясенең «2019 елда Татарстан Республикасы спорт министрлыгының эш йомгаклары һәм 2020 елга бурычлар турында» гы мәсьәлә буенча киңәйтелгән утырышы узды.
Россия спорт министры Павел Колобков коллегия барышында регионны күп юнәлешләр буенча лидер дип атады.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, югары казанышлар спортын Татарстан бренды дип атады.
Коллегия эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге»нең директоры Кудрявцева А.Н. катнашты.
Су объектларын һәм су биоресурсларын куллануны һәм саклауны камилләштерү буенча киңәшмә Татарстан Республикасы Президентының Эксперт департаментында узды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары – Татарстан Республикасы Президентының Эксперт департаменты җитәкчесе Л.И. Савельев үткәрде.
Киңәшмә нәтиҗәләре буенча биологик ресурсларны үстерү буенча алдагы чаралар планы билгеләнде.
Киңәшмә эшендә инновацион сәясәт һәм функциональ анализ бүлегенең баш белгече Р. И. Уразаев катнашты.
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында «ТАИФ» АҖ һәм «Татнефть» ГАҖ предприятиеләренең 2019 елгы эш йомгакларын һәм 2020 елга планнарын, шулай ук сәнәгать продукциясе индексын исәпләү методикасын карау буенча киңәшмә узды.
Киңәшмә эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге»нең директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.
2019 елның 26 декабрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасының бүленгән ситуацион Үзәген төзү һәм аның эшчәнлеге буенча эшче төркемнең чираттагы киңәшмәсе узды.
Очрашуда катнашучылар «юл картасы» чараларын һәм Татарстан Республикасының бүленгән ситуацион Үзәген төзү һәм эшләтү буенча эшче төркем утырышларының беркетмәләрен үтәү мәсьәләләрен тыңладылар һәм фикер алыштылар.
Киңәшмә эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге»нең директоры А.Н. Кудрявцева, директор урынбасары Ч.Н. Гайзатуллина һәм макроикътисади анализ бүлеге башлыгы
Е. В. Багаутдинова катнаштылар.
2019 елның 25 декабрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасының дәүләт телләре турындагы законнарын үтәү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Анда берничә министрлык һәм ведомство җитәкчеләре һәм муниципаль берәмлек башлыклары Татарстан Республикасының дәүләт телләре турындагы законнары үтәлеше турында, шулай ук әлеге мәсьәлә буенча Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә Татарстан Республикасы Законнарын гамәлгә ашыру күрсәткечләрен мониторинглау нәтиҗәләре турында чыгышлары тыңланды һәм фикер алышынды.
Киңәшмә эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге» нең социология бүлеге җитәкчесе Казанцева Л.Ф. катнашты.
24 декабрьдә «Пирамида» мәдәни - күңел ачу комплексында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында «Ел җитәкчесе-2019» республика иҗтимагый конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасы узды.
2019 ел нәтиҗәләре буенча «Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсының лауреатлары республика икътисадының төрле тармакларындагы һәм өлкәләрендәге 16 предприятие җитәкчесе булды.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тантанада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, узып баручы елга йомгак ясады, 2020 елга төп бурычларны билгеләде, республиканың директорлар корпусының социаль-икътисадый үсеш мәсьәләләрен хәл итүгә керткән өлешен билгеләп үтте һәм барлык катнашучыларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады, эшләрендә уңышлар, сәламәтлек, гаилә иминлеге теләде.
Чарада ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге»нең директор урынбасары Ч.Н. Гайзатуллина катнашты.
Бүген VI чакырылыш ТР Дәүләт Советының 6 нчы утырышы ачылды. Парламентарийлар Дәүләт Советының алтынчы утырышы көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләрне кертте: Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларын сайлау турында, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзаларын раслау турында, Татарстан Республикасы законнары проектларын, кайбер федераль закон проектларын карау турында, 2020 елга Татарстан Республикасы Дәүләт Советында закон проекты эшенең якынча планы проекты турында һәм башка мәсьәләләр.
Чарада ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге»нең директоры А.Н. Кудрявцева катнашты.
2019 нчы елның 20 нче декабрендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге» нең уку бүлмәсендә функциональ бүлекләре белгечләре катнашында Фәнни-координацион советының чираттагы утырышы узды.
ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге»нең мәгълүматлар базасын идарә итү бүлегенең баш белгече А. Р. Гузенфельд чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе законнарындагы соңгы яңалыклар турында ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге»нең тариф сәясәте бүлегенең баш белгече Гыйльметдинов А.Р. хәбәр итте.
ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге»нең эшләр белән идарә итүче Р.Ф. Абзалов катнашучыларны 2013 елның 5 апрелендәге 44-ФЗ номерлы "Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында" гы Федераль законга кертелгән үзгәрешләр белән таныштырды.
ДБУ «Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге»нең мәгълүматлар базасын идарә итү бүлегенең әйдәп баручы белгече И.М. Кәлимуллин катнашучыларны Татарстан Республикасы икътисады яңалыклары белән таныштырды.
2019 елның 20 декабрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында Хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе утырышы узды. Аның кысаларында түбәндәге мәсьәләләр каралды:
- хокук тәртибен һәм транспортта куркынычсызлыкны тәэмин итү эшенең торышы турында,
- законсыз миграциягә каршы тору механизмнарын камилләштерү турында һәм башка мәсьәләләр.
Чарада ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге»нең директор ярдәмчесе А. И. Зарипов катнашты.