Татарстан Республикасының ИТ-паркында Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль милкен хисаплау буенча Бердәм информацион системасын эшләү сорауларына караган җыелыш булып узды.
Җыелышта ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең учрежденияләр мәгълүматлар базасы белән идарә итү бүлеге җитәкчесе Н.Р.Газетдинова катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Минниханов йокләмәсе нигезендә Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль милкен хисаплау буенча Бердәм информацион системасын эшләү һәм кертү сорауларына караган җыелыш Кремльдә булып узды.
Киңәшмәдә ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева һәм учрежденияләр мәгълүматлар базасы белән идарә итү бүлеге җитәкчесе Н.Р.Газетдинова катнаштылар.
Республика балалары һәм яшьләренең ялын, сәламәтләндерүен оештыру буенча ведомствоара комиссиясенең утырышы узды. Утырышта 2016 нче елда сәламәтләндерү кампанисенең нәтиҗәләре әйтелде һәм 2017 елга бурычлар билгеләнде.
Утырыш эшендә ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең социология бүлегенең баш белгече В.С.Галочкина катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Татарстан Республикасының мәгариф оешмаларында ИТ-белгечләр әзерләү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.
Киңәшмәдә ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген ТР Хөкүмәтенең чираттагы киңәшмәсен уздырды. Киңәшмә балалар һәм яшьләрнең интеллектуаль-иҗади мөмкинлекләре концепциясен тормышка ашыру, талантлар белән идарә итү мәсьәләләренә багышланган иде.
Бу чара ТР Хөкүмәте йортында, барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, ТР Премьер-министр урынбасары - Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров катнашты.
Илдар Халиков үзенең чыгышында искә төшергәнчә, Республиканың "Перспектива” балалар һәм яшьләрнең интеллектуаль-иҗади мөмкинлекләрен үстерү һәм тормышка ашыру концепциясе Татарстан Президенты Указы белән 2012 елның октябрендә кабул ителгән иде.
Бу концепция нигезендә 2014 елның декабрендә Татарстан Хөкүмәте Карары белән “2015-2020 елларга ТРда талантлар белән стратегик идарә итү” программасы кабул ителде. Илдар Халиков ассызыклаганча, программа финанслана, ә аларны гамәлгә ашыру буенча вәкаләтле орган итеп “Казан ачык талантлар университеты 2.0” автоном коммерцияле булмаган оешмасы билгеләнде.
ТР Премьер-министры шулай ук белдергәнчә, 2015 елның декабрендә “Талантларны ачу” форумы узды, аның нәтиҗәләре буенча Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сәләтле яшьләрне иртәрәк ачыклап, аларны алга таба үстерү буенча эшне камилләштерүнең мөһимлеген билгеләде.
“2015-2020 елларга ТРда талантлар белән стратегик идарә итү” программасы тормышка ашыру һәм 2016 елга куелган бурычлар турында ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов чыгыш ясады.
Министр сүзләренчә, 2015 елда программада каралган барлык чаралар үтәлгән. Семинар, түгәрәк өстәл, экспертлар сессияләре, белем бирү мәктәпләре уздырылган. Хәзерге вакытта республика буенча формаль булмаган белем бирү программасына 12 яшьтән 30га кадәр булган 10 меңнән артык балалар һәм яшьләр җәлеп ителгән.
Энгель Фәттахов 2016 елга билгеләнгән төп бурычларның берсе буларак, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, шулай ук алдынгы эш бирүчеләр белән бергә, Татарстан Республикасы икътисадына сәләтле һәм талантлы балаларны, яшьләрне ачыклау һәм интеграцияләү регламентын эшләргә кирәклеген хәбәр итте. Талантлы яшьләр өчен яңа модель кадрлар лифтлары һәм социаль лифтлар кирәк, диде ул.
Балалар һәм яшьләр потенциалын гамәлгә ашыру һәм үстерү мониторингы буенча республика системасын төзү мөһим бурыч булып тора. Моның өчен муниципаль районнар һәм шәһәр вәкилләрен укыту уздырыла, шул исәптән 21-28 августта “Талантларны ачу” җәйге яшьләр мәктәбендә.
2016 елның 1 яртыеллыгында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетына салым һәм салым булмаган керемнәр 108,8 млрд. сум тәшкил итә, кире кайтарылмый торган түләүләрне дә исәпкә алып, алары – 121,3 млрд. сум. Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты чыгымнары –113,8 млрд. сум. Барлык салым түләүләреннән гомуми килер – 209,3 млрд. сум.
Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Төп мәсьәлә - 2016 елның 1 яртыеллыгында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты үтәлеше йомгаклары һәм 2016 елның азагына кадәр Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының бурычлары.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, беренче яртыеллыкта төп макроикътисадый күрсәткечләр 2015 елның шул чоры белән чагыштырганда бераз үскән. Сәнәгать җитештерүе индексы (ИПП) – 103,2%ка, авыл хуҗалыгы продукциясе күләме – 101,7%ка, төзелеш эшләре үсеше темплары– 103,9%ка һәм башкалар.
Бүген уңай динамика сакланышын тәэмин итәргә, икътисад үсешенең резервларын табарга, предприятиеләрнең нәтиҗәле эшчәнлеген тәэмин итәргә кирәк, диде ул.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук хәбәр иткәнчә, 2016 елның 5 ае йомгаклары буенча республика предприятиеләренең 25%ы диярлек 18 млрд. сум күләмендә зыянга эшләде, үткән елның шул чорына карата 4 млрд. сумга үсеш.
Моннан тыш, 700дән артык оешма һәм предприятие банкротлык процедурасында, ел башыннан бирле 50 предприятиегә арткан. Якын киләчәктә бу бюджет килеренә тискәре йогынты ясарга мөмкин. Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә бу мәсьәләгә аерым игътибар итәргә кушты.
Аннары, ул физик затлар керемнәренә салым җыю буенча кайбер районнарның артта баруын билгеләп үтте.
Салым бурычларына килгәндә исә, бу мәсьәлә буенча без аерым киңәшмә уздырдык, диде Рөстәм Миңнеханов. 1 июльгә салым бурычлары 7,2 млрд. сум тәшкил итә.
2016 елның 1 яртыеллыгында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты үтәлеше йомгаклары һәм 2016 елның азагына кадәр Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының бурычлары турында Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин чыгыш ясады.
2016 елның 1 яртыеллыгында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм 2016 ел азагына кадәр республиканың финанс системасы органнарының бурычлары турында финанс министры Радик Гайзатуллин республика киңәшмәсендә сөйләде.
Киңәшмәдә ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.
ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева җитәкчелегендә “Татарстан Республикасының күп балалары гаиләләре” региональ иҗтимагый организациясенең рәисе А.В. Кузнецов белән очрашу булып узды.
Очрашуда мохтаҗ булган күп балалары гаиләләрнең торак шартларын яхшыртуга юнәтелгән тәкъдимнәр әзерләү һәм җир участокларын бүлеп бирү сораулары каралды.
Шулай ук ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең сайтында күп балалары гаиләләргә җир участокларын бүлеп бирүгә караган онлайн сораулар урнаштырылган.
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында бадминтон буенча республика балалар һәм яшьләр спорт мәктәбен төзү сорауларына багышланган җыелыш булып узды.
Җыелыш эшендә ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең социаль программалаштыру бүлегенең баш белгече Р.А.Хасанов катнашты.
Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгында информацион һәм коммуникацион технологияләр өлкәсендә төбәкара Компетенцияләр Үзәген төзүгә карата багышланган чаралар буенча җыелыш булып узды.
Җыелыш эшендә ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең социологик программалаштыру бүлегенең мөдире Е.С.Грызунова катнашты.
Казан Кремлендә башкарма хакимият органнары белән берлектә республикада психологик ярдәм күрсәтү хезмәтен камилләштерү буенча Татарстан Республикасы Куркынычсызлык Советының утырышы узды.
Утырыш эшендә ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.