ЯҢАЛЫКЛАР


6
июль, 2016 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Президентының Татарстан Республикасы Дәүләт Советына еллык юлламасы проектын әзерләү буенча оешкан ведомствоара хезмәт группасының утырышы узды.

Утырыш эшендә ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.


19
май, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы продукциясе һәм азык-төлек базарын күзәтү буенча штаб эшли, һәм атна саен ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мониторингы төзелә. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков республиканың профсоюз активы белән очрашуда белдерде.

Очрашу Хезмәт сараенда узды (Казан, Мөштәри ур., 9).

“Республикада төп туклану продуктларына бәяләр җитди күзәтелеп тора”, - дип белдерде ТР Премьер-министры.

Аның сүзләренчә, авыл хуҗалыгы өлкәсендә чит ил товарларын алыштыруга этәргеч бар. 2015 ел нәтиҗәләре буенча республикада сыр җитештерү 1,5 тапкыр, шикәр-28%ка, макарон-18%ка, кош ите-10%ка, май-14%ка арткан.

“Гомумән бу – төп туклану продуктларына бәяләрне күзәтеп тору мөмкинлеген бирә”, - дип йомгаклады Илдар Халиков.


17
май, 2016 ел
сишәмбе

Россия Президенты тарафыннан билгеләнгән Социаль-икътисадый үсешнең максатчан күрсәткечләренә ирешүне мониторинглау буенча РФ Президенты каршындагы комиссия утырышы булып узды. Аны Россия Президенты Владимир Путин алып барды.

Чара Мәскәүдә Россия Президенты Владимир Путин рәислегендә узды.

Утырышта федераль министрлыклар һәм ведомстволар башлыклары, Россия Федерациясе Президентының федераль округлардагы вәкаләтле вәкилләре, кайбер төбәкләр җитәкчеләре катнашты.  

Утырышта Россия  Президентының 2012 елның 7 маендагы указларында күрсәтелгән йөкләмәләр үтәлешенең барышы турында фикер алыштылар. Көн тәртибендә, аерым алганда, сәламәтлек саклау системасын квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү, балаларга өстәмә белем бирүне үстерү, дәүләт хезмәт күрсәтүләре сыйфатын, шул исәптән ТКХ өлкәсендә дә, яхшырту мәсьәләләре каралды.

Кереш сүзендә Владимир Путин искәрткәнчә, дүрт ел элек мәгълүм май указларында икътисадтагы, социаль өлкәдәге, демографиядәге, фәндә һәм мәгарифтәге һәм башка өлкәләрдәге максатлар билгеләнгән иде.

Россия Президенты аерым ассызыклаганча: башкарылган эшләр нәтиҗәләрен контрольдән төшереп калдырылган йөкләмәләр саны яисә язылган хисаплар күләме буенча бәялисе түгел – кешеләр чыннан да яхшыга таба үзгәрешләрне сизәргә тиеш.

Владимир Путин фикеренчә, балаларга өстәмә белем бирү өлкәсендә мөһим адымнар ясалган. Музыка һәм спорт мәктәпләрендә, төрле түгәрәкләрдә, секцияләрдә шөгыльләнүче балалар саны арта.


28
апрель, 2016 ел
пәнҗешәмбе

2016 елның 1 кварталында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетына салым һәм салым булмаган керемнәр 41,2 млрд. сум тәшкил итә. Керемнәрнең бу күләме 2015 елның 1 кварталы белән чагыштырганда 2,2 млрд. сумга ким, ягъни 5%ка.

Бу күрсәткечләрне 2016 елның 1 кварталында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты үтәлеше йомгаклары буенча республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин хәбәр итте.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында видеоконференцэлемтә режимында барлык муниципаль районнар белән узган республика киңәшмәсен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды. 

ТР финанс министры сүзләренчә, Татарстан Республикасы бюджеты 32,6 млрд. сумга үтәлгән, үткән ел белән чагыштырганда 2,2 млрд. сумга, ягъни 6%ка ким.

Җирле бюджетларның үз керемнәре үткән ел дәрәҗәсендә тупланган –  8,6 млрд. сум.

Аннары Татарстан Республикасы финанс министры аеруча мөһим салымнарга тукталды. 1 кварталда табышка салым килере – 12,7 млрд. сум,  былтыргыдан 4 млрд. сумга ким, ягъни 24 процентка.

Радик Гайзатуллин хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы ай саен 1151 оешма буенча табышка салымга мониторинг уздыра. Анализ күрсәткәнчә: 430 оешма түләүләрне киметкән, ягъни гомуми күләмнең 37% ы (4,9 млрд. сумга).

 

Тагын бер салым – физик затлар керемнәренә салым буенча Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетына 14 млрд. сум кергән, шулардан  9,7 млрд. сум республика бюджетына, җирле бюджетларга – 4,3 млрд. сум.

Салым булмаган керемнәр буенча Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетына 2,8 млрд. сум кергән, 2015 елның шул чоры белән чагыштырганда 127 млн. сумга, ягъни 4 процентка ким.

Җирле бюджетларга керемнәр 23 %ка кимегән һәм 1,2 млрд. сум тәшкил итә. Бу салым булмаган керемнәр 21 муниципаль районда һәм 2 шәһәр округында кимегән. 

1 кварталга керемнәр буенча йомгак ясап, Радик Гайзатуллин ассызыклаганча, киләчәктә бюджет үтәлеше кискенләшә, бу 1 кварталда артта калуга бәйле.

Радик Гайзатуллин 1 кварталда федераль бюджеттан кергән акчаларга аерым игътибар итте. Федераль акчалар исәбеннән быел чыгымнар былтыргыга караганда 4,2 млрд. сумга кимегән.

2016 елның 1 кварталында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты чыгымнары 44,1 млрд. сум тәшкил итә.

Республика бюджеты 39,8 млрд. сум күләмендә чыгым ясаган.

Бюджетра трансфертлар җирле бюджетларга үз вакытында бирелгән һәм 9,7 млрд. сум тәшкил итә.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, 2016 елның 1 кварталында Татарстанның тулаем төбәк продукты күләме былтырның шул чоры белән чагыштырганда 101,9 процент тәшкил итә, сәнәгать җитештерү индексы – 102,1 процент, төзелеш күләме – 104,2 процент.

Ваклап сатуда товар әйләнеше күләме 1,4 процентка кимегән.

«Икътисадка йогынты ясаучы факторлар бар, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Бу ел башында нефть хакына бәйле».


22
апрель, 2016 ел
җомга

ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”ндә Фәнни-координацион советының чиратагы утырышы узды.

Тарифлар сәясәте бүлегенең мөдире К.П.Куренков торак өлкәсендә булган яңа законнар белән таныштырды.

Россиядә һәм Татарстан Республикасында законнар чыгару өлкәсендә булган соңгы яңалыклар турында региональ сәясәт бүлегенең мөдире Р.М.Даутов сөйләде.

Икътисад яңалыкларын идарә итү технологияләре һәм белем бирү программалары бүлегенең баш белгече Г.Э.Сөләйманова китерде.


19
апрель, 2016 ел
сишәмбе

Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышын уздырды.

Утырыш социаль-икътисади үсештән алга чыккан “Яр Чаллы” территориясенә резидентлар җәлеп итү мәсьәләсенә багышланган иде. 

Бу чара ТР Хөкүмәте йортында узды, анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Видеоконференция режимында утырышта республика муниципаль районнары вәкилләре катнашты.

Бүген төп бурыч – потенциаль резидентларны җәлеп итү, дип саный Илдар Халиков.


14
апрель, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанда ачылган инжиниринг үзәкләре сәнәгать предприятиеләренә фәнни тикшеренүләр өчен ныклы нигез булырга тиеш. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов инжиниринг үзәкләре һәм прототиплау үзәкләренең предприятиеләр белән багланышын ныгыту мәсьәләсе буенча семинар-киңәшмәдә белдерде.

Чара ТР Хөкүмәте йортында бөтен муниципаль районнар белән видеконференцэлемтә режимында үтте.

Киңәшмәне ачып Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, Татарстан Республикасы региональ инжиниринг үзәкләрен үстерү буенча федераль программаларда катнаша. Россия Икътисадый үсеш министрлыгы ярдәме белән Татарстанда дүрт инжиниринг үзәге һәм ике прототиплау үзәге булдырылган һәм эшләп киләләр. Биредә иң заманча җиһазлар урнаштырылган, үзәкләр Россиядә иң тәэмин ителгәннәрдән санала, һәм алар бүген эшли, шул исәптән шоу-рум кебек эшлиләр, диде Рөстәм Миңнеханов.

Барыннан элек, ачылган үзәкләр товар җитештерүчеләр белән эшләргә тиеш, дип саный Татарстан Президенты, заман шартларында конкурентлыкка сәләтлегебез технологияләребезн һәм чит илләрдән кертелә торган товарлар урына үзебезнекен булдыру кысаларында продукт бирә алуыбыздан торуын аңлыйбыз.

“Үзәкләр мөмкин кадәр файдаланырга, эре һәм урта бизнес белән актив багланышта булырга тиеш дип саныйбыз. Моннан тыш, үзәкләр актив инновацион кече предприятиеләргә дә эшләргә тиеш дип уйлыйм”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Үзәкләр эшенә сәнәгать предприятиеләренең дә ихтыяҗы булырга тиеш, дип билгеләп үтте ул, бу хәрәкәт ике яктан да теләктәшле булырга тиеш – үзәкләрнең дә үзләренең файдалы булырлык юнәлешләрне әзерләп бирүе кирәк, һәм сәнәгать предприятиеләре дә үзәкләр нигезендә бүген булган мөмкинлекләрне анализларга, аларны җитештерүнең теге яки бу бурычларын хәл итүгә җәлеп итәргә тиешләр. Аерым уңай мисаллар бар, диде Рөстәм Миңнеханов, бу, шул исәптән, “КАИ-Лазер” инжиниринг үзәге дә.

“Минемчә, без үзәкләргә бурычлар куерга, нәтиҗәле эш итүнең төп күрсәткечләрен җиткерергә тиеш, алар үз максталарын белергә тиеш, - диде Татарстан Президенты. - Без мониторинглау системасын булдырырга тиеш - шул үзәкләрне һәм аларга мөрәҗәгать итәчәк сәнәгать предприятиеләрен мониторинглау".

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, семинар-киңәшмә нәтиҗәләре буенча төгәл бурычлар теркәләчәк – үзәкләр өчен дә, предприятиеләр өчен дә. Шулай ук үзәкләр белән эшлисе предприятиеләр билгеләнәчәк.

Татарстан Президенты тагын бер тапкыр басым ясап әйткәнчә, төп бурыч – үзәкләрнең товар җитештерүчеләр белән тыгыз багланышын тәэмин итү. “Безгә үзәкләрнең предприятиеләр белән бәйләнешен тәэмин итү зарур, - диде ул. – Һәм семинар-киңәшмә без үзебезнең теләкләребезне җиткерә, эш итүнең программасын аныклауга каралган”.

Семинар-киңәшмә барышында докладлар белән инжиниринг үзәкләре вәкилләре чыкты. Рөстәм Миңнеханов аларның эшчәнлеген бәяләде, төбәк инжиниринг үзәкләре һәм прототиплау үзәкләре белән сәнәгать предприятиеләре багланышларын ныгыту мәсьәләсендә активрак эшләргә тәкъдим итте.


1
апрель, 2016 ел
җомга

Бүген ТР Хөкүмәте утырышында республиканың “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына кабул ителгән мөрәҗәгатьләрне карау кысаларында кеше һәм граждан хокуклары һәм ирекләрен яклауны тәэмин итү мәсьәләсе каралды. Утырыш ТР Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә үткәрелде.

Анда ТР Президенты Аппараты, ТР Министрлар Кабинеты Аппараты, республиканың министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары катнашты.

ТР Премьер-министры билгеләп үткәнчә, “Халык контроле” системасы, эшли башлаганнан бирле, татарстанлыларга үзләрен борчыган проблемалар хакында ирештерергә мөмкинлек биргән нәтиҗәле чарага әверелде. Мөрәҗәгатьләрнең булуы – системаның халык тарафыннан кабул ителгәнлегенең иң яхшы күрсәткече булып тора. Ул китергән мәгълүматларга караганда, узган ел нәтиҗәләре буенча, “Халык контроле” системасына татарстанлылардан барлыгы 29 мең 673 мөрәҗәгать кабул ителгән. Шул рәвешле, мөрәҗәгатьләр саны , 2014 ел белән чагыштырганда, 38 процентка арткан.

“Бу – халыкның системага ышанычын күрсәтә торган бик зур сан. Мөрәҗәгатьләрнең күпчелегенең Татарстан башкаласына туры килүен исәпкә алсак, Казан каласы Башкарма комитетына аларны хәл итү буенча зур эш йөкләнә, шуңа да карамстан, комитет бу системада актив эшчәнлек алып баруын дәвам итә, – дип ассызыклап үтте Илдар Халиков. Хәл ителгән мөрәҗәгатьләр күрсәткече, шулай ук, артып, 21 мең 669дан гыйбарәт булган. Бу – 73 процент дәрәҗәсендә (2014 елда – 69 процент). – Система кабул ителгән барлык белдерүләр буенча мәсьәләрне чишү бурычын күз уңында тотмый, чөнки аларның кайберләре нигезсез, кайберләрен хәл итү өчен озак вакыт яки зур күләмдә акча таләп ителә. Әмма бу күрсәткечне 75 процентка кадәр җиткереп, шул дәрәҗәдә саклый алырбыз дип уйлыйм”.

ТР Премьер-министр әйтүенчә, мөрәҗәгатьләрне хәл итүдә бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы һ.б юнәлешләр буенча гамәлгә ашырыла торган ТР Президенты программаларының өлеше зур. Шул ук вакытта, зур күләмдә акча, көч таләп ителми торган сорауларның хәл ителмичә, “эленеп торуы” аяныч.

2013 елдан бирле “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы баш модераторы эшчәнлеген тормышка ашырган Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил  Сәрия Сабурская сүзләренә караганда, соңгы елларда татарстанлыларның бу ресурска ешрак мөрәҗәгать итүе күзәтелә. Ул китергән статистик мәгълүматлар шуны күрсәтә: былтыр системага кабул ителгән 29 мең 673 мөрәҗәгатьнең 1 мең 512се, нигезле рәвештә, кире кагылган, 6 мең 194е буенча эшләр планлаштырылган, 298е буенча эш алып барыла.

Быел да мөрәҗәгатьләрнең саны арту күзәтелә. Агымдагы елның I кварталы нәтиҗәләре буенча аларның саны, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 71 процентка арткан.

Кызганыч, билгеләнгән 10 көнлек срокта хәл итәргә мөмкин булган кайбер мөрәҗәгатьләр буенча проблеманы хәл итү бик күп айларга, елларга сузыла. Даими мониторинг нәтиҗәләре буенча атнасына 50ләп белдерүне яңадан эшкә кайтарабыз, дип билгеләп үтте Сәрия Сабурская. Билгеләнгән вакыт эчендә үтәлмәгән мөрәҗәгатьләр күрсәткече буенча республиканың Биектау (29 процент, ягъни 158 мөрәҗәгатьнең 53 кире эшкә кайтарылган), Тукай (26 процент), Яшел Үзән (22 процент), Чистай районнарын (18 процент) аерым атады.

Былтыр кире эшкә кайтарылган мөрәҗәгатьләрнең күбесе “Поликлиникалар һәм хастаханәләр” категориясенә туры килгән (22 процент). Татарстанлылар, нигездә, медицина учреждениеләре эшчәнлегеннән канәгать булмаган. Әйтик, казанлы балигъ булмаган баласының медицина күзәтүе узу өчен башкаланың 7нче балалар клиник хастаханәсенә неврологка һәм күз табибына эләгә алмавы һәм учреждение педиатрының түләүле клиникага мөрәҗәгать итәргә кушуыннан зарланып мөрәҗәгать иткән. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, үз чиратында, төп модератор буларак, кадрлар кытлыгы нәтиҗәсендә, тар белгечлекләргә кабул итү буенча кыенлыклар турында җавап урнаштырган. Шул ук вакытта поликлиника җитәкчелегенең белдерү авторы белән элемтәгә керүе, баланың югарыда телгә алынган табибларга язылуы турында да хәбәр ителгән.

“Кызганыч, бу бердәнбер мөрәҗәгать түгел. Әлеге төр белдерү буенча күрелергә ителергә тиешле системалы чаралар комплексы ахырына кадәр кабул ителмәде”, – дип билгеләп үтте ТРда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм бу уңайдан ТР Сәламәтлек саклау министрлыгына “Халык контроле” системасына пациентлар тарафыннан табиб-белгечләрнең кабул итү срокларын үтәмәүгә бәйле нигезле мөрәҗәгатьләр санын киметү бурычын куюны тәкъдим итте.

Сәрия Сабурская әйтүенчә, “Поликлиникалар һәм хастаханәләр” категориясе буенча кабул ителгән мөрәҗәгатьләрнең икенче бер өлеше гражданнарның бушлай медицина ярдәме алуга дәүләт гарантияләре программасы нигезендә, планлы медицина ярдәме күрсәтү кысаларында диагностика тикшеренүләре үтү мөмкинлеге, медицина ярдәме күрсәтү күләме һәм сроклары, шул исәптән көтү вакыты турында хәбәрдар булмавын күрсәтә. Былтыр декабрьдә үткәрелгәнгән медицина оешмалары сайтлары мониторингы гражданнарның хәбәрдарлыгы өлешендәге хокук бозуларның системалы булуын күрсәтә. Бу медицина оешмалары җитәкчеләренең әлеге эшне оештыруга игътибары җитәрлек булмавын дәлилли, дип ассызыклады ТР да кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил. Аның сүзләренчә, “Һәркемгә уңайлы мохит” категориясе буенча кире эшкә кайтарылган мөрәҗәгатьләрнең саны да шактый – барлык мөрәҗәгатьләрнең 19 проценты.

Былтыр системада кеше хокукларына бәйле берничә яңа категория булдырылган. Хәзер татарстанлылар хезмәт өчен түләүнең яшерен формалары, хезмәт мөнәсәбәтләрен рәсмиләштермәү, хезмәт куркынычсызлыгы таләпләрен бозу буенча да мөрәҗәгатьләрен калдыра ала. Сәрия Сабурская сүзләренә караганда, әлегә бу категорияләр әллә ни популяр булмаса да, алар буенча кабул ителгән мөрәҗәгатьләр проблемалар булуы турында сөйли.

Илдар Халиков әйтүенчә, иң борчыганы – системалы, әйтик, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы линиясе буенча кабул ителә торган мөрәҗәгатьләр. Шундый проблема ачыкланган икән, аны бер учреждение кысаларында гына түгел, ә тулаем челтәр буенча хәл итү зарур. Җәяүле кичүләре, люклар, юл билгеләре урнаштыру кебек сораулар, күп дигәндә, 30 көн эчендә хәл ителергә тиеш, дип ассызыклады ул.


25
март, 2016 ел
җомга

ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”ндә Фәнни-координацион советының чиратагы утырышы узды.

Дәүләти ярдәм күрсәтү сыйфатының стандартларын модификацияләү турында бюджет өлкәсен мониторинглау бүлегенең мөдире Л.А.Зиганшина сөйләде. Әлеге информация белән сайтта танышырга була.

Икътисад яңалыкларын социаль программалаштыру бүлегенең төп белгече Р.А.Хасанов китерде.


23
март, 2016 ел
чәршәмбе

Бүген азык-төлек финанс ресурслары һәм энергетика иминлеге белән бер үк дәрәҗәдәге стратегик әһәмияткә ия. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Азык-төлек иминлеген тәэмин итү темасына уздырылган Татарстан Республикасы Иминлек Советы утырышында хәбәр итте.

Чара Казан Кремлендә узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Иминлек Советы секретаре Айрат Шәфыйгуллин һәм башкалар катнашты.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, РФ Президенты Владимир Путин Федераль Собраниегә юлламасында 2020 елга эчке базарны үзебезнең илдә җитештерелгән азык-төлек белән тулысынча тәэмин итү бурычын куйды. Шул ук вакытта авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү, эшкәртү, саклау өчен, шулай ук чәчүлек һәм нәсел фонды өчен хәзерге заман Россия җитештерү технологияләрен булдырырга кирәк.

«Азык-төлек иминлеге дигәндә азык-төлек белән үзебезне үзебез тәэмин итүнең билгеле бер дәрәҗәсенә ирешү генә түгел, азык-төлек продуктларының халык өчен физик, шулай ук икътисадый яктан мөмкин булуын да аңларга кирәк, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Безнең эшебезнең төп юнәлешләре азык-төлек продукциясен җитештерүне арттыру, халыкның азык-төлекне куллану дәрәҗәсен күтәрү, җитештерелә һәм кулланыла торган ризыкларның сыйфатын яхшырту, шулай ук бу өлкәдә нәтиҗәле идарә оештыру булырга тиеш».

Татарстан Республикасы Президенты хәбәр иткәнчә, республикада үткән ел йомгаклары буенча җыелма авыл хуҗалыгы продукциясе хакы 214 млрд. сум тәшкил иткән, ҖРПта өстәлгән җыелма бәя өлеше 7,8%, АСКна инвестицияләр күләмнәре дә арткан. Бүген Татарстан Россия төбәкләре арасында сөт җитештерү буенча – беренче урында, бәрәңге җыеп алу буенча – икенче урында бара, терлек һәм кош ите җитештерү буенча беренче унлыкка керә.  

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, республика азык-төлек бәйсезлеге буенча Россия Федерациясе Азык-төлек иминлеге доктринасында расланган күрсәткечләргә ирешкән. Яшелчә, җиләк-җимеш, балык һәм балык продуктлары буенча гына искәрмә бар. Шуның белән бергә, Татарстан – сыер итенең дүрттән бер өлешен, 93 % балык продуктларын һәм 37% сөт һәм сөт  продуктларын читтән кертә. «Күрше регионнардан республикага безнең чималдан җитештерелгән азык-төлек товарлары 70 млрд. сум күләмендә кертелә», – диде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов импортны алмаштыру мәсьәләләренә аерым игътибар бирергә кушты.

Читтән кертелгән орлыкларга һәм генетик материалга бәйле булу җитди проблема булып кала, диде Рөстәм Миңнеханов. Россия бу базарда абсолют импортер диярлек: орлыклар импорты һәм экспорты чагыштырмасы – 97:3.    

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, республикада шәхси хуҗалыклардагы терлекләр саны кими бара. Әгәр федераль дәрәҗәдә кече хуҗалыкларга ярдәм буенча катгый карарлар кабул ителмәсә, якындагы елларда бу төр хуҗалыклардан без тулысынча мәхрүм калачакбыз, диде Рөстәм Миңнеханов.

«Кооперацияләрне үстерүгә дә аерым игътибар бирергә кирәк. Фермерларга авыл хуҗалыгы продукциясен сату һәм эшкәртү кыенга туры килә. Шул продуктларны кабул итү һәм эшкәртү белән шөгыльләнүче кооперативларны үстерү соңгы продукция җитештерүчеләр өлешен арттырачак», – дип саный Татарстан Президенты.

Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, «реаль керемнәр кимү аркасында куллану дәрәҗәсе 8 процентка кимеде, шул ук вакытта товар чегы хакы сакланып калды. Димәк куллану дәрәҗәсе түбән бәяләр төркеменә күчә, – диде Татарстан Президенты. – Азык-төлек ярминкәләре уздыру белән бергә, азык-төлекнең икътисадый яктан һәркем өчен мөмкин булуын тәэмин итү өчен яңа формалар табарга, башка төбәкләр тәҗрибәсен активрак өйрәнергә кирәк».

«Моннан тыш, бүген хәл ителергә тиешле башка мәсьәләләр дә бар. Бу муниципаль берәмлекләрдә бәяләрнең төрле булуы. Бу мәсьәләне хәл итәргә кирәк. Мөгаен, башкарма хакимият органнарының бу өлкәдә җаваплы оештыру структурасын оптимальләштерү мәсьәләсе өлгергәндер», – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Азакта Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, фальсификацияләнгән сөт продукциясенең артуына бәйле мәсьәләгә дә аерым игътибар кирәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International