Бүгенге икътисадый вәзгыять Россия җитештерүчеләренә агрессиврак импортны алыштыруга мөмкинлекләр бирә, һәм шуңа бәйле рәвештә икътисадның яңа инвестицион тармакларын формалаштыру, кооперацияне киңәйтү һәм производстволарны специальләштерүгә, яңа технологияләрне кертүгә ярдәм итү актуаль була.
Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый совет утырышында хәбәр итте.
Утырыш ТР Хөкүмәте йортында узды һәм Татарстан Республикасында фәнни эшләнмәләрне сәнәгать производствосы өчен яраклаштыруга, технологияләр һәм белемне коммерцияләштерүгә ярдәм итүче инфраструктураны үстерү мәсьәләләренә багышланган иде.
Киңәшмәдә видеоконференцэлемтә режимында республиканың бөтен муниципаль районнары вәкилләре катнашты.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, республикада био-, нано-, мәглүмат технологияләре, югары технологияле медицина, робот техникасы, генетика юнәлешләрен үстерү һәм яңа материаллар үстерүгә җитди игътибар бирелә. Әлеге юнәлешләрне актив һәм максатчан үстерү өчен республикада дүрт инжиниринг үзәге, ике прототипллаштыру үзәге эшли.
"Аларны оештыруның төп максаты - кече һәм урта эшкуарлык субъектларының базар ихтыяҗларына технологик әзерлеген арттыруны тәэмин итү, - диде Татарстан Президенты. - Россия Икътисадый үсеш министрлыгының кече һәм урта бизнеска ярдәм итү программаларында Татарстанның катнашуы ярдәмендә, безнең инжиниринг үзәкләренә 2 млрд. сумга якын акча кертелде, аларның төп өлеше - федераль акчалар, шулай ук республика бюджеты акчалары".
Шул ук вакытта инжиниринг үзәкләренең җиһазларыннан файдалануның нәтиҗәлелеге югары дәрәҗәдә түгел, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Куелган максатларга һәм бурычларга ирешү өчен барлык катнашучыларның һәм кызыксынган якларның - инжиниринг үзәкләре, университетлар, зур сәнәгать предприятиеләре, инновацион актив кече предприятиеләр һәм тармак министрлыкларының хезмәттәшлеген җайга салу зарури.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, предприятиеләрнең фән белән хезмәттәшлегенең нәтиҗәсе яңа эшләнмәләр, перспективалы җитештерү һәм югары технологияле эш урыннары булырга тиеш. Инжиниринг үзәкләре белән уңышлы хезмәттәшлек мисалы итеп ул К(И)ФУ, КИТТУ-КАИны китерде.
"Вуз эшләнмәләрен коммерцияләштерү белән активрак шөгыльләнү кирәк, - дип саный Рөстәм Миңнеханов. - Инжиниринг үзәкләренең инфраструктурасын файдаланып, безнең предприятиеләрнең патент базасын үстерү кирәк".
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, инжиниринг үзәкләре югары технологияле кече һәм урта предприятиеләр һәм эре бизнес арасында кооперацияне тәэмин итүдә дә әһәмиятле роль уйный. Ул искәртеп узганча, бүген вуз һәм предприятиеләргә идарә компетенцияләрен үстерү, базар таләпләренә туры килүче инжиниринг һәм эшче кадрларны максатчан әзерләүдә уртак эш оештыру зарури.
Моннан тыш, Татарстан Президенты фикеренчә, бүген безгә ТРның инжиниринг һәм инновацион инфараструктурасын үстерү концепциясе кирәк. Шулай ук потенциаль заказ бирүчеләрнең инжиниринг үзәкләре күрсәтә торган хезмәт турындагы мәгълүматы белүләрен арттыру буенча чаралар үткәрергә кирәк - массакүләм мәгълүмат чараларын, инжиниринг үзәкләре мөмкинлекләрен тәкъдим итеп була торган төрле чараларны файдалану кирәк.
Утырыш барышында докладлар белән ТР икътисад министры Артем Здунов, КФУ ректоры Илшат Гафуров, Туполев исемендәге КИТТУ ректоры Альберт Гыйльметдинов һәм башкалар чыгыш ясады.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә ТРда Коррупциягә каршы көрәш эшен җайга салу комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре башлыклары катнашты.
Татарстан дәүләт хакимияте органнарының коррупциягә каршы эшен кешеләр тарафыннан җитәрлек дәрәҗәдә уңай дип танылган Россия төбәкләре арасына керүгә карамастан, җиңүне бәйрәм итәрлек сәбәпләр юк, дип саный Татарстан Республикасы Президенты. Ул билгеләп үткәнчә, бүген товарлар сатып алу, эшләр башкару һәм хезмәт күрсәтүләр өлкәсендә коррупция чалымнары буенча прокуратура органнары тарафыннан ачылган закон бозулар саны арту күзәтелә. Шундый ук хәл дәүләт финанс контроле ораннары тарафыннан да ачыклана.
Рөстәм Миңнеханов раслаганча, соңгы 5 ел эчендә дәүләт һәм муниципаль сатып алулар өлкәсендә ачылган бозулар суммасы бер ярымга артты, ә башкарылган эшләр күләмнәре хакы – 16 мәртәбә. «Моннан тыш, бюджет акчаларын законсыз үзләштерү буенча хокук саклау органнары тарафыннан ачылган җинаятьләр саны кимеми. Коррупцион юнәлешле җинаятьләр саны өч мәртәбә диярлек арткан. Ришвәтчелек буенча гына да үткән ел 400дән артык факт ачыкланган», - диде ул.
Татарстан Республикасы Президенты фикеренчә, бу саннар реаль картинаны чагылдырмый. «Коррупция җинаятьчел күренешләр белән генә чикләнми – бу тормышның барлык якларына да кагылучы киң төшенчә», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул билгеләп үткәнчә, коррупциягә карата фикер йөрткәндә гражданнар чиста җинаять белән дәүләт хакимияте органнарының үз вазыйфаларын намуссыз башкарулары арасында аерма күрми. Кешеләр тышкы хәлләр аркасында килеп чыккан вакытлы икътисадый кыенлыкларга түзәргә мөмкин, әмма гаделсезлеккә тап булу хакимияткә карата ышанычны бетерүгә китерә. Бу үз чиратында хакимияткә каршы фикерләр үсүгә һәм экстремизм элементлары пәйда булуга китерергә мөмкин.
«Безнең бурыч – коррупцияне профилактикалау һәм аның күренешләрен китереп чыгаручы сәбәпләрне бетерү буенча барлык чараларны күрү, шулай ук булган тискәре нәтиҗәләрне минимальләштерү», - дип мөрәҗәгать итте ул утырышта катнашучыларга.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, быел гыйнвар аенда В.В.Путин рәислегендә Коррупциягә каршы совет утырышы узды. Киңәшмә барышында бюджетның чыгым йөкләмәләрен тикшереп торучы структуралар эше нәтиҗәлелеген арттыру буенча Россия Федерациясе Президенты тарафыннан ап-ачык бурычлар куелды. Эшнең өстенлекле юнәлешләре, Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бюджет акчаларыннан намуссыз файдаланган затларның баштагы этапларда шәхси кызыксынуларын, ялган һәм аффиляцияләнгән оешмалардан файдалану фактларын ачудан, шулай ук мәнфәгатьләр конфликтын булдырмаудан гыйбарәт.
Утырышта ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.
Торак һәм коммуналь уңайлыклар күрсәткәндә гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен тәэмин итү буенча Республика ведомствоара комиссия утырышы узды. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары, комиссия рәисе А.В.Песошин алып барды.
Торак закончылыгында булган үзгәрешләр турында, торак һәм коммуналь уңайлыклар өчен түләү исәпләмәләрен тикшерү буенча алып барыла торган эш турында һәм торак һәм коммуналь дәүләт информацион системасын тормышка ашыру турында сүз алып барылды.
Утырыш эшендә ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева һәм тарифлар сәясәте бүлегенең мөдире К.П.Куренков катнаштылар.
ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”ндә Фәнни-координацион советының чиратагы утырышы узды.
Социологик тикшеренүләр нәтиҗәләре белән ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең социология бүлегенең мөдире Л.Ф.Казанцева таныштырды.
Россиядә һәм Татарстан Республикасында законнар чыгару өлкәсендә булган соңгы яңалыклар турында региональ сәясәт бүлегенең мөдире Р.М.Даутов сөйләде.
Икътисад яңалыкларын бюджет өлкәсен мониторинглау бүлегенең әйдәүче белгече Л.А.Гильфанова китерде.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында “2016-2018 елларда Татарстан Республикасында халыкның финанс грамоталылыгын күтәрү һәм финанс белем алуның үсеше” Программасын яраштыру һәм тормышка ашыру буенча җыелыш булып узды.
Җыелышта ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең региональ сәясәт бүлегенең мөдире Р.М.Даутов катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына 2016 елда гаилә институтын ныгыту һәм квалификацияле кадрлар әзерләү мәсьәләләренә күбрәк игътибар итәргә йөкләде. Бу хакта ул ведомство коллегиясенең киңәйтелгән утырышында белдерде.
Утырыш эшендә шулай ук ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, РФ Социаль иминиятләштерү фонды җитәкчесе Андрей Кигим, ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров,ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, социаль иминиятләштерү идарәсе башлыклары, халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре директорлары һәм башкалар катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты йокләмәсе буенча Татарстан Республикасы финанслар министрлыгында мәктәпкәчә балалар учрежденияләре өчен азык-төлек продуктларын сатып алуны үзәкләштерү һәм ашау ризыгы буенча оештырылган хезмәт уздыру сорауларына багышланган чираттагы җыелышы булып узды. Әлеге җыелышта мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләренең азык-төлек ризыгын нинди бәягә сатып алуы һәм бердәм меню төзү сораулары каралды.
Җыелыш эшендә ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең социология бүлегенең мөдире Л.Ф.Казанцева катнашты.
ТР ның Министрлар Кабинетында ТРның Премьер-министры И.Ш.Халиков рәислегендә җыелыш булып узды. Җыелышта күп балалары гаиләләргә куркынычсыз яшәү шартларын тудыру сораулары каралды.
Җыелышта ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.
Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы Президиумы утырышы булып узды. Утырышта түбәндәге сораулар каралды:
Утырышта ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.
2015 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Юстиция министрлыгы эшчәнлек нәтиҗәләрен бәяләү индикаторы һәм еллык күрсәткечләргә ирешкән. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Юстиция министрлыгы коллегиясендә хәбәр итте.
Министрлык 2015 елда барлык күрсәткечләргә дә ирешкән. Бу юстиция өлкәсендә дәүләт сәясәтенең үтәлүен күрсәтә. Юстиция министрлыгы өстенлек биргән өлкәләрнең берсе — проект эшчәнлеген камилләштерү, аның сыйфатын арттыру. Законнар язу өлкәсендә республикада төзек система булдырылган”, - дип бәяләде ТР Юстиция министрлыгы эшчәнлеген Илдар Халиков.
“Закон проектлары эшчәнлеген камилләштерү һәм аның сыйфатын күтәрү министрлык эшчәнлегенең өстенлекле юнәлеше булып тора. Республикада хакимият органнары эшенең бу өлкәдә җайга салынган системасы төзелгән, - дип ассызыклады Илдар Халиков. – Булган кимчелекләргә карамастан, 2015 ел нәтиҗәләре 2013, 2014 ел нәтиҗәләренә караганда яхшырак. Ышанам, 2016 ел нәтиҗәләре буенча, булган кимчелекләр тулысынча бетерелер”, - дип йомгаклады ул.
Утырыш эшендә ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директор урынбасары Ч.Н.Гайзатуллина катнашты.