ЯҢАЛЫКЛАР


25
ноябрь, 2014 ел
сишәмбе
Премьер-министр урынбасары В.Г.Шайхразиев җитәкчелегендә Татарстан Республикасының “Татарстан Республикасында туучылар санын артыруга юнәлтелгән  өстәмә чаралар буенча Комплекслы план турында” җыелыш булып узды. Җыелышта ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.

24
ноябрь, 2014 ел
дүшәмбе
ТР Икътисад министрлыгында 2015 нче елның 1 гыйнварыннан 5965 сумга кадәр минималь хезмәт хакын күтәрү федераль законны үтәү кысаларында башкарылган әмәлләр сорауларына багышланган җыелыш булып узды.
Җыелышта ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н. Кудрявцева катнашты.

21
ноябрь, 2014 ел
җомга
ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең уку бүлмәсендә функциональ бүлекләре белгечләре катнашуы белән Фәнни-координацион советының чираттагы утырышы узды.

Предприятияләр икътисады бүлегенең мөдире А.Шәрипов Россия Федерациясендә финанс өлкәсендә белем алуының үсеше һәм финанс белемлелегенең дәрәҗәсен күтәрү программасы турында сөйләде

ТР Министрлар Кабинетында мәдәният, социаль хезмәт күрсәтү  сәламәтлекне саклау, белем бирү дәүләт учрежденияләренең эшчәнлекләренә бәйсез бәяләү эшен оештыру сорауларына караган  җыелыш булып узды


20
ноябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанда коррупциягә каршы көрәш буенча зур эш алып барыла, әмма кайбер тармакларда булган проблемаларны хәл итү өчен эшлисе эшләр күп әле. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Коррупциягә каршы көрәш советы утырышында хәбәр итте. Совет эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре катнашты, утырыш видеоконференция режимында барлык муниципаль берәмлекләр башлыклары катнашында уздырылды


19
ноябрь, 2014 ел
чәршәмбе
18 ноябрьдә видеоконференция режимында Идел буе федераль округында информацион җәмгыятен үстерү буенча Округ координацион утырышы һәм Россия Федерациясенең Президенты 7.05.2012 нче елда чыгарган №596-606 указларын үтәү буенча оештырылган Округ хезмәт группасының бердәм утырышы булып узды.
Утырышта ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.

14
ноябрь, 2014 ел
җомга

Америка бизнес-инкубаторлар милли ассоциациясенең (NBIA, АКШ) югары технологияле бизнесларны инкубацияләү, эшмәкәрлек һәм инновацион үсеш мәсьәләләре буенча эксперты Марк Лонг Татарстан Республикасы хакимияте вәкилләре өчен кече бизнес һәм бизнес-инкубаторларны үстерүдә төбәкнең инновацион стратегияләренә багышланган лекция укыды


10
ноябрь, 2014 ел
дүшәмбе
ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгында спорт мәктәпләренең Универсиада объектларында урнашуы турындагы сорауларга багышланган җыелыш булып узды.
Җыелышта ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең социаль программалаштыру бүлегенең баш белгече Р.А.Хасанов катнашты.

7
ноябрь, 2014 ел
җомга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының беренче утырышында кабул ителгән “ Социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә кайбер сорауларны тәртипкә салу турында” Татарстан Республикасы закон проектын  һәр яктан тикшерү өчен хезмәт җыелышы булып узды.
Җыелыш эшендә   ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.

5
ноябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында  социаль уңайлыкларга тарифлар формалаштыру соравына караган җыелыш булып узды.

Җыелыш эшендә   ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең социаль программалаштыру бүлегенең мөдире Е.С.Грызунова һәм региональ сәясәт бүлегенең баш белгече С.М.Панина катнаштылар


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International