ЯҢАЛЫКЛАР


22
гыйнвар, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасының бүленгән ситуацион Үзәген төзү сорауларына багышланган җыелыш булып узды.
Җыелыш барышында бүленгән ситуацион Үзәген төзү Концепциясенең беренче чиратта булган бурычлары буенча рольләр билгеләнде һәм әлеге бурычларны тормышка ашыру юллары тикшерелде.
 Җыелыш эшендә ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева һәм макроикътисади анализ бүлегенең мөдире Е.В.Багаутдинова катнаштылар.

21
гыйнвар, 2015 ел
чәршәмбе
Россия Федерациясенең Президенты 2012 нче елның 7 маенда чыгарган №596-606 указларын үтәү буенча Идел буе федераль төбәгенең региональ хезмәт группаларының җитәкчеләре катнашында видеоконференция режимында җыелыш булып узды.

16
гыйнвар, 2015 ел
җомга
ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең уку бүлмәсендә функциональ бүлекләр мөдирләрекатнашуы белән Фәнни-координацион советының чираттан тыш утырышы узды.
Фәнни-координацион совет ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең киңәшмәле һәм координацияләүче органы булып тора. Ул эшчәнлекләрнең приотритетлы юнәлешләрен билгеләү, Татарстан Республикасында социаль-икътисади процесслары белән идарә итүне камилләштерү буенча тәкъдимнәр бирү, норматив-хокуки һәм методик документларны булдыру һ.б. өчен барлыкка килә.

14
гыйнвар, 2015 ел
чәршәмбе
ТР Премьер-министры И.Ш.Халиков рәислегендә Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль музейларында уздырылган аудит нәтиҗәләре буенча җыелыш булып узды. Аудит нәтиҗәләре белән   ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева таныштырды.

13
гыйнвар, 2015 ел
сишәмбе

2015 елның төп бурычларыннан берсе – сәнәгать җитештерүе күләмнәрен саклап калу, предприятиеләр үзләренең продукциясен сату базарларын югалтмасын өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый совет утырышында хәбәр итте. Чираттагы утырыш 2015 елда сәнәгать секторы үсеше мәсьәләсенә багышланды


12
декабрь, 2014 ел
җомга
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында 2014 нче елның 9 ай нәтиҗәсе буенча Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә энергоэффективлык өлкәсендә ирешкән күрсәткечләр турындагы сорауларга багышланган җыелыш булып узды. Җыелышта ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.

2015 елда финанс, салым һәм казначылык органнарының уңышлы һәм нәтиҗәле эше Татарстанга икътисадтагы катлаулы ситуацияне җиңеп чыгарга ярдәм итәчәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы финанс, салым һәм казначылык органнарының йомгаклау коллегиясендә хәбәр итте. Коллегия эшендә Россия Финанс министры Антон Силуанов катнашты


11
декабрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Премьер-министр беренче урынбасары А.В.Песошин җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Президенты Ситуацион Үзәген барлыкка китерү буенча  оешкан ведомствоара хезмәт группасының утырышы булып узды.
Утырышта ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.

2
декабрь, 2014 ел
сишәмбе

ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге белән Саха Республикасының стратегик тикшеренүләр Үзәге арасында булган килешүгә туры китереп 2014 нче елның 24-29 ноябрендә ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге” делегациясе Якутск шәһәренә барып кайтты.


27
ноябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Премьер-министр И.Ш.Халиков җитәкчелегендә узган җыелышта “Суриков исемедәге Мәскәү дәүләт академик сәнгать институты”ның Казан филиалы югары профессиональ белем бирү учреждениясенең функцияләшүе сораулары тикшерелде.
 Җыелышта ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International