ЯҢАЛЫКЛАР


19
июль, 2013 ел
җомга

Бүген Казан Кремлендә республика муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитеты җитәкчеләре катнашуы белән Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы Президиумы утырышы узды


16
июль, 2013 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында2012 елгы 7 май Россия Федерациясе Президенты Указларынүтәү индикаторларын карау буенча җыелышлар үткәрелә.
Җыелыш эшендә №596-606 07.05.2012 елгы Россия Федерациясе Президенты Указлары үтәлүен оештыру буенча эш төркеме секретаре, ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева һәм социология бүлегенең мөдире Л.Ф. Казанцева катнаштылар.

12
июль, 2013 ел
җомга
2013 елның 12 июлендә ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева җитәкчелегендә төп министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре белән иҗтимагый һәм культура өлкәсе учрежденияләре эшчеләренең хезмәткә түләү системасын яхшырту буенча җыелыш узды. Җыелышта социаль программалаштыру бүлегенең белгечләре катнашты.

11
июль, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы законы проектын «Татарстан Республикасы гомуми белем бирү учреждениеләрендә һәркемгә мөмкин булган һәм түләүсез мәктәпкәчә, башлангыч гомуми, төп гомуми, урта (тулы) гомуми белем, шулай ук өстәмә белем алуга гражданнарның хокукларына дәүләт гарантияләрен тәэмин итүгә финанс чыгымнары нормативларын раслау турында» чыгару буенча җыелыш үтте.

9
июль, 2013 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә дәүләтнең яңа ярдәмлеген кабул итү һәм аны финанслау буенча җыелыш булып узды.
Җыелышта ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең социология бүлегенең мөдире Л.Ф.Казанцева һәм икүтисади анализ бүлегенең баш белгече  Н.Р.Газетдинова катнаштылар.

5
июль, 2013 ел
җомга
Татарстан Республикасының Министрлар Кабинетында министрлыклар һәм ведомстволарның эшчәнлеген бәяләү индикаторларының тәңгәллеге буенча җыелыш булып узды. Җыелышта ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.

3
июль, 2013 ел
чәршәмбе

2 нче июльдә Татарстан Республикасының икътисад Министрлыгында 2014-2016 елларга Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеш прогнозларын формалаштыру буенча ведомствоара хезмәт группасының утырышы булып узды. Әлеге җыелышны икътисад министрының беренче урынбасары С.С.Сираҗиева алып барды.


1
июль, 2013 ел
дүшәмбе
28 нче июньдә Татарстан Республикасының Министрлар Кабинетында балаларның һәм яшьләрнен ял итү рәвешен, сәламәтлеген саклау буенча ведомствоара комиссиясе булып узды. ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева әлеге җыелышта катнашты.

8
апрель, 2013 ел
дүшәмбе
5 нче апрельдә ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”ндә Казан сәүдә-икътисади техникумының директоры һәм студентлары белән очрашу булып узды. Студентлар үзләренең инновацион проектларын тәкъдим иттеләр. Үзәк белгечләре студентларның эшләренә югары бәя бирделәр һәм киләчәктә аларга яңа уңышлар теләп калдылар.

15
гыйнвар, 2013 ел
сишәмбе
ИТ-паркта күп функциональ үзәкләрнең информацион системасын булдыру һәм ведомствоара мөнәсәбәтләренең мониторингын башкару сорауларына багышланган җыелыш булып узды.
Әлеге җыелышта ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International