ЯҢАЛЫКЛАР


13
август, 2013 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеш Программасына 2014-2015 елларда яңа әмәлләр кертү буенча Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгында җыелыш булып узды


9
август, 2013 ел
җомга

Татарстан Республикасының Министрлар Кабинетында  Татарстан Республикасының министрлыклар һәм ведомстволарның эшчәнлеген бәяләү индикаторларының Рәсәй Президентының Указларына яраклашуы буенча җыелыш булып узды


2
август, 2013 ел
җомга
Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 2013 елның беренче яртысында торак йорт һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү региональ стандартларын мониторинглау нәтиҗәләре буенча җыелыш узды.

1
август, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары, Республика ведомствоара комиссия председателе Р.Ф. Моратов җитәкчелегендә Торак һәм коммуналь хезмәтләр күрсәткәндә гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен тәэмин итү буенча Республика ведомствоара комиссия утырышы узды. Утырыш республиканың барлык муниципаль районнарын һәм шәһәр округларын тоташтыруы белән видеоконференция режимында үтте.

25
июль, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгында 2013 елга дәүләт һәм муниципаль учрежденияләрен финанслау нормативларын раслаучы норматив-хокукый актларына үзгәрешләр кертү һәм 2014 елга тиешле финанслау нормативларын оештыру мәсьәләләре каралды.

24
июль, 2013 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында «Татарстан – кунакчыл регион» кунакчыллык индустриясен, сәүдәгәрлек, сервис һәм уңайлыклар үстерү программасын тирәнтен тикшерү буенча эш группасы утырышы узды.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “2014 елга кадәр Татарстан Республикасында иҗтимагый инфраструктура, иҗтимагый уңайлыклар тәэмин ителү социаль гарантияләре дәрәҗәсен урнаштыру турында” 26.01.2009 42 нче карары проектына үзгәрешләр кертү буенча җыелыш үтте.
Бүген финанс, казначылык һәм салым органнарының ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган республика киңәшмәсендә 2013 елның беренче яртысында ТР консолидацияләнгән бюджетының үтәлеше хакында финанс министры Радик Гайзатуллин хисап тотты.

22
июль, 2013 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында сатып алу планын, сатып алу план-графигын дәүләт заказ бирүчеләре белән урнаштыру, сатып алуны нигезләү, сатып алуның башлангыч бәяләрен нигезләү һәм тәэмин итеп торучыны билгеләү ысулларын карау буенча мәсьәләләр күтәрелде


19
июль, 2013 ел
җомга
Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Р.Ф. Моратов җитәкчелегендә Татарстан Републикасы министрлыклар һәм ведомстволар эшчәнлекләрен билгеләү индикаторлары 2012 елгы 7 май Россия Федерациясе Президенты Указларына яраклашу буенча җыелыш үтте.
Җыелыш эшендә ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International