Министрлыгында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек Министрлыгында Киңәшмә Министрлар Кабинетынының ветеринария буенча Баш идарәсе хезмәткәрләре катнашында җыелыш узды. Анда «Татарстан Республикасы муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының җирле үзидарә органнарына хайваннар чирләрен кисәтү һәм бетерү, аларны дәвалау чараларын үткәрүне оештыру өлкәсендә аерым дәүләт вәкаләтләрен бирү турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында Татарстан Республикасы Закон проекты буенча фикер алыштылар.
Киңәшмәдә ДБУ "Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең" төбәк сәясәте бүлегенең башлыгы Л. И.Мулукова һәм баш белгече А.А. Шишко катнаштылар.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында 2017/2018 елда ягулык-энергетика комплексы һәм торак-коммуналь хуҗалыгы эше йомгакларына һәм 2018/2019 ел җылыту сезонына әзерлек буенча бурычларга багышланган Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин алып барды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, торак-коммуналь комплексы һәм энергетика предприятиеләренең оешкан эше нәтиҗәсендә 2017/2018 ел көзге-кышкы чорга әзерлек нигездә билгеләнгән срокларда тәмамланды.
«Дәүләт торак инспекциясе үткән җылыту сезонында 1766 объектны тикшерде, 103 физик вазыйфаи зат һәм 47 юридик зат җаваплылыкка тартылды», - диде ТР Премьер-министры.
Үткән елгы җылыту чорының үзенчәлеге – Казанда индивидуаль җылыту пунктларына (ИҖП) күчү программасын гамәлгә ашыру турында карар кабул итүдә. ИҖПна 924 күп фатирлы йорт һәм 164 социаль объект күчерелде.
Төп нотык белән Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, 2017 елда җылыту сезоны 2017 елның 25 сентябреннән башланган һәм 2018 елның 18 маенда тәмамланган. Уртача җылыту чоры 235 көн булган.
Ирек Фәйзуллин сүзләренчә, җылыту чоры эре аварияләрдән башка узган. 2017/2018 ел җылыту сезоны вакытында 193 эре авария туктатуы булган, бу үткән елның шушы чорына карата 72гә артык.
«2018 ел безнең өчен күчеш чоры булды. Бердәм исәпләү үзәге булдырылды, аның бурычы – халыктан җыелган акчаларның ресурсларны җибәреп торучыларга турыдан-туры күчерелүен тәэмин итү. Шулай ук 2018 елда РФ Торак кодексына үзгәрешләр кертелде, алар буенча кулланучылар белән ресурс белән тәэмин итүче оешмалар арасында турыдан-туры шартнамә төзү мөмкинлеге бирелә», - диде министр.
Җылыту сезонына әзерлек – бик четрекле эш, ул барлык структуралардан системалы алым таләп итә, диде Рөстәм Миңнеханов. «Кышка әзерлек – беренче номерлы мәсьәлә. Монда вак нәрсәләр юк. Бу – республика гражданнарының тормыш эшчәнлеген тәэмин итү. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, республикада күп мәсьәләләр буенча нәтиҗәле эш оештырылган. Әмма бу бер көндә генә башкарыла торган эш түгел – әлеге мәсьәләләр белән системалы рәвештә шөгыльләнергә кирәк», - диде ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов Ростехнадзорның Идел буе идарәсе җитәкчесе Борис Петровның республикада җылыту сезонына әзерлек чорында укыту семинарлары уздыру турындагы тәкъдимен хуплады. «Муниципаль берәмлектә көзге-кышкы чорга әзерлек буенча киңәшмә яисә сессия уздырырга кирәк. Шул чараларда Ростехнадзор белгечләре, хисап тотып кына калмыйча, булган проблемларга да басым ясарга тиеш. Бу эш файдалы булачак», - диде ТР Президенты.
Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы утырышында Татарстан Республикасы Президентының мәҗбүри ачык хисапны әзерләү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Мәдәният, сәламәтлекне саклау, мәгариф, социаль хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү шартларын нәтиҗәләре турында һәм аларны җитешсезлекләрен юкка чыгару планының формалары турында сүз барды.
Киңәшмәдә ДБУ "Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең” бюджет өлкәсен мониторинглау бүлегенең җитәкчесе Л.А.Зиһаншина катнашты.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Ситуацион үзәгенең эшен оештыру мәсьәләсе буенча оештырылган чираттан тыш киңәшмәдә фикер алыштылар.
Киңәшмәдә ДБУ "Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең" директоры А.Н.Кудрявцева һәм макроикътисади анализ бүлегенең җитәкчесе Е.В.Баһаветдинова катнаштылар.
Татарстан Республикасы яшьләр эшләре буенча һәм спорт Министрлыгында республикабыз муниципаль районнары вәкилләре белән киңәшмә узды. Анда 8 яңа төзелә торган бассейннар һәм 6 универсаль спорт комплекслары һәм ГАПОУ "Алабуга мәдәният һәм сәнгать училищесы"н ДБМУ филиалы урта һөнәри белем бирү "Казан олимпия резервы училищесы"на күчерү мәсьәләсе турында сүз барды.
Киңәшмәдә ДБУ "Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең" баш белгече Р.Хәсәнов катнашты.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Валерьевич Песошин катнашында республикасыбызның югары буын җитәкчеләре алдында маркетолог, икътисадчы Игорь Борисович Манн «Номер бер: Сез эшәгән өлкәдә ничек иң яхшы булырга?» темалы лекция белән чыгыш ясады.
Бүген Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы Министрлыгында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Муниципаль, шәһәр яны маршрутларының транспорт чарасының сыйныфына карап, 1 километрга йөгереше буенча норматив чыгымнар турында» карары проекты каралды.
Киңәшмәдә ДБУ "Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең" баш белгече Галиева Э.Р. катнашты.
2018 нче елның 21 нче маенда Татарстан Республикасы мәдәният Министрлыгында Татарстан Республикасы китапханә фондларында китап туплауны анализлау буенча төп нәтиҗәләре турында киңәшмә узды.
Киңәшмәдә ДБУ "Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең" региональ сәясәт бүлеге җитәкчесе Л.И.Мулукова катнашты.
2018 нче елның 18 нче маенда Татарстан Республикасы мәдәният Министрлыгында мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләренә хезмәт хакын түләүне окладлы системасына күчерү буенча киңәшмә узды.
Киңәшмәдә ДБУ "Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең" социаль программалаштыру бүлегенең сектор мөдире Е.Ф.Валеева катнашты.
2018 нче елның 17 нче маенда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында "Татарстан Республикасы Ситуацион үзәген төзү һәм функцияләштерү буенча төп чаралар Планын («юл картасын») башкару турында" киңәшмә узды. Анда Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең рәсми сайтларында ситуацион үзәкнең эшләү тәртибен күрсәтмә биттә бердәм стандарт буенча урнашу урыны каралды.
Киңәшмәдә ДБУ "Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең" бүлек җитәкчесе Е.В.Баһаветдинова катнашты.