ЯҢАЛЫКЛАР


4
апрель, 2018 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы финанс Министрлыгында Татарстан Республикасы финан министры Р.Р.Гайзатуллин җитәкчелегендә Татарстан Республикасы мәгариф оешмалары һәм мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләренә хезмәт хакын түләүне окладлы системага күчерү буенча киңәшмә уздырылды.

Киңәшмә барышында, шул исәптән, Татарстан Республикасы мәгариф оешмалары һәм мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләренә хезмәт хакын түләүне окладлы системага күчерү өчен өстәмә финанс ресурсларының күләмен прогнозлау сораулары каралды.

Киңәшмәдә ДБУ "Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең" социаль прогнозлау бүлегенең мөдире Е.С.Грызунова катнашты.


2
апрель, 2018 ел
дүшәмбе

2018 нче елның 2 апрелендә Татарстан Республикасы буенча Милли банкы Бүлеге бинадасында Россия Банкының акчалы-кредит сәясәтенең Татарстан Республикасы икътисадына йогынтысы мәсьәләсе буенча җыелыш булып узды.

Киңәшмәдә ДБУ "Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең" директор урынбасары Ч.Н.Гайзатуллина һәм социология бүлеге мөдире Л.Ф.Казанцева катнаштылар.


30
март, 2018 ел
җомга

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында Татарстан Республикасының хокук бозуларны профилактикалау буенча Хөкүмәт комиссиясе һәм балигъ булмаганнар балаларның эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча Республика комиссиясенең уртак утырышы узды. Анда, шул исәптән, Татарстан Республикасы 25.04.2015 елның №33-ТРЗ нче номерлы “Татарстан Республикасында тәртип саклау буенча җәмәгать пунктлары” Законын гамәлгә ашыру, яшәү урыны буенча яшьләрнең ялын оештыруда социаль-мәдәни, спорт-сәламәтләндерү учреждениеләренең роле, социаль-тискәре күренешләрне профилактикалау, һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Киңәшмәдә ДБУ "Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең" директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.


29
март, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы финанс Министрлыгында Татарстан Республикасы мәгариф һәм мәдәният учреждениеләре җитәкчеләренең хезмәт хакын түләү системасын үзгәртү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.

Киңәшмәдә ДБУ "Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең" социаль программалаштыру бүлеге мөдире Е.С.Грызунова катнашты.


28
март, 2018 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт Министрлыгында  21.03.2018 елгы № согл-6517298-1 “3 декабрь 2017 ел №392-ФЗ номерлы федераль Закон нигезендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының норматив хокукый актларына үзгәрешләр кертү турында” карары проектын тикшерү буенча киңәшмә үткәрелде.

Киңәшмәдә ДБУ "Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең" бюджет өлкәсен мониторинглау бүлеге мөдире Л.А.Зиһаншина катнашты.

Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән Министрлыгында  дәүләт бюджет һөнәри белем бирү учреждениесе «41-нче номерлы Әлмәт Һөнәр көллияте»н  үзгәртү буенча карар кабул итү нәтиҗәләрен бәяләү буенча  комиссия утырышы булды.

Киңәшмәдә ДБУ "Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең" технологияләр белән идарә итү һәм белем бирү программалары бүлеге башлыгы С.А.Коршунов катнашты.


27
март, 2018 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы  яшьләр эшләре һәм спорт Министрлыгында спорт резервын әзерләү системасын реформалаштыру һәм өстәмә белем бирүче физкультура-спорт юнәлешле учреждениеләрен спорт әзерлеге учреждениеләренә  күчерү буенча киңәшмә узды.

Киңәшмәдә ДБУ "Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең" баш белгече Р.А.Хасанов катнашты.

Татарстан Республикасы икътисад Министрлыгында «Татарстан Республикасы кулланучылар кәрзине Турында»  Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү” закон проектын әзерләү мәсьәләсе буенча эшлекле киңәшмә узды.

Фикер алышу процессында Татарстан Республикасының төп социаль демографик төркемнәренә  кулланучылар кәрзиненең вакытын 2020 елның 31 декабренә кадәр озайту карары кабул ителде.  

Киңәшмәдә ДБУ "Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең" социология бүлеге мөдире Л.Ф.Казанцева катнашты.

2018 нче елның 27 нче мартында Татарстан Республикасы буенча Милли банкы Бүлеге бинадасында Татарстан Республикасы Премьер-министры
А.В. Песошин катнашында «Татарстан Республикасының финанс базарында катнашучыларның 2017 елдагы эшчәнлеге йомгаклары һәм 2018 елга булган бурычлары турында” киңәшмә узды.

Киңәшмәдә ДБУ "Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең" директор урынбасары Ч.Н.Гайзатуллина катнашты.


23
март, 2018 ел
җомга

Татарстан Республикасының мәгълүматлаштыру һәм элемтә Министрлыгында Ситуацион үзәк ихтыяҗлары өчен «Ачык Татарстан»  мәгълүмат порталының «Ведомстволар отчетлары» Бердәм дәүләт отчет системасын эшләп бетерү мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә узды.

Киңәшмә барышында ДБУ "Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең" макроикътисадый анализ бүлеге мөдире Баһаветдинова Е. В. Ситуацион үзәк ихтыяҗлары өчен «Ачык Татарстан»  мәгълүмат порталының «Ведомстволар отчетлары» Бердәм дәүләт отчет системасын камилләштерү тәкъдимнәре белән чыгыш ясады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International