2018 нче елның 18 нче апрелендә Татарстан Республикасы тарифлар буенча Дәүләт комитетында җылылык энергиясен тапшыру вакытында технологик югалтуларның нормативларын, җылылык энергиясен җитештергәндә ягулыкның чагыштырма чыгым нормативларын һәм җылылык энергиясе чыганакларында ягулык запаслары нормативларын раслау буенча вәкаләтләрне тапшыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
Киңәшмәдә ДБУ "Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең" тариф сәясәте бүлегенең мөдире К.П.Куренков катнашты.
2018 нче елның 16 нчы апрелендә Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре Министрлыгында җир участоклары өчен аренда түләү күләмен билгеләү тәртибе сораулары буенча җыелыш узды.
Киңәшмә барышында җир участоклары өчен аренда түләү күләмен билгеләү гамәлдәге тәртипне эшләп бетерү буенча тәкъдимнәр кертелде.
Киңәшмәдә ДБУ "Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең" тариф сәясәте бүлегенең мөдире К.П.Куренков катнашты.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында күп балалы гаиләләрнең яшәү шартларын һәм куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
Киңәшмәдә ДБУ "Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең" социология бүлегенең мөдире Л.Ф.Казанцева катнашты.
2018 нче елның 11 нче апрелендә Татарстан Республикасы икътисад Министрлыгында Татарстан Республикасының товар җитештерүчеләр продукциясен таныту өчен комплекслы оештыру-технология системасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
Киңәшмәдә ДБУ "Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең" директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.
2018 нче елның 11 нче апрелендә Татарстан Республикасының яшьләр эшләре һәм спорт буенча Министрлыгында Татарстан Республикасының спорт әзерлеге учреждениеләренә адреслы ярдәм күрсәтү өчен федераль бюджеттан субсидияләр үзләштерү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.
Киңәшмәдә ДБУ "Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең" баш белгече Р.А.Хасанов катнашты.
2018 нче елның 11 нче апрелендә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш Агентствосы каршындагы Иҗтимагый совет һәм « Финанс капиталы, инвестицияләр» проект мәйданчыгының уртак утырышы узды. Анда Татарстан Республикасының 2030 елга кадәр социаль-икътисадый үсеше Стратегиясенә үзгәрешләр кертү сораулары каралды. Утырышта, шулай ук, Татарстан Республикасы конгресс-күргәзмә чаралары мәсьәләләре каралды.
Киңәшмәдә ДБУ "Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең" директор урынбасары Р.М.Даутов катнашты.
2018 нче елның 10 нчы апрелендә Татарстан Республикасы финанс Министрлыгында Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары А. Л. Анфимова киңәшмә уздырды. Анда Татарстан Республикасының мәгариф оешмалары һәм мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләренә хезмәт хакын түләүне яңа системага күчү буенча булган чаралар планын тормышка ашыру мәсьәләсе каралды.
Киңәшмәдә ДБУ "Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең" социаль программалаштыру бүлегенең мөдире Е.С.Грызунова катнашты.
2018 нче елның 05 нче апрелендә Татарстан Республикасы икътисад Министрлыгында Ситуация үзәге стандартын тикшерү буенча эшлекле киңәшмә узды.
Киңәшмә барышында ДБУ «Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге»нең макроикътисадый анализ бүлеге мөдире Баһаветдинова Е. В. Ситуацион үзәгенең стандарты буенча тәкъдимнәр белән чыгыш ясады.
2018 нче елның 04 нче апрелендә Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасының Куркынычсызлык Советы, Татарстан Республикасының хокук тәртибен тәэмин итү буенча Координацион киңәшмәсенең һәм Татарстанда террорчылыкка каршы Комиссиясенең уртак утырышы үткәрелде. Утырыш видеоконференцэлемтә режимында узды. Татарстан Республикасының муниципаль районнарында һәм шәһәр округларында «Имин шәһәр» аппарат-программалы комплексын (АПК) алга таба үстерү темасы - утырышның төп соравы булып каралды.
Киңәшмәдә ДБУ "Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең" директор А.Н.Кудрявцева катнашты.
Бакчачылык җәмгыятьләренең эчке инженерлык инфраструктурасы объектларын капиталь ремонтлауны финанслаштыру өчен авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек Министрлыгында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының норматив хокукый актларын әзерләү буенча киңәшмә узды.
Киңәшмәдә ДБУ "Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең" инновацион сәясәт һәм функциональ анализ бүлегенең мөдире Р.И.Уразаев катнашты.