ЯҢАЛЫКЛАР


4
май, 2018 ел
җомга

2018 нче елның 4 нче маенда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы фәннәр Академиясе каршындагы Ә.Х.Халиков исемендәге фәнни тарих Институтында махсуслаштырылган фәнни үзәк булдыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.

Киңәшмәдә доклад белән ДБУ "Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең" директоры А.Н.Кудрявцева чыгыш ясады.


3
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе

2018 нче елның 3 нче маенда Татарстан Республикасы финанс Министрлыгында халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре хезмәткәрләренә хезмәт хакын түләүне яңа системасына күчерү буенча киңәшмә узды.

Киңәшмәдә ДБУ "Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең" социаль программалаштыру бүлегенең җитәкчесе Е.С.Грызунова катнашты.


27
апрель, 2018 ел
җомга

2018 нче елның 27 нче апрелендә А. Н.Туполев исемендәге КНИТУ-КАИ Германия - Россия яңа технологияләр институтында Татарстан Республикасының сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре өчен үз компанияләрен цифровизацияләү буенча икекөнлек сессия ачылды.  Сессиянең көн тәртибендә яңа технологик тәртипкә адымлап күчү мәсьәләләре төп булып чыкты.

Киңәшмәдә ДБУ "Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең" директор урынбасары ЧР.М.Даутов катнашты.


26
апрель, 2018 ел
пәнҗешәмбе

2018 нче елның 25 нче апрелендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Ситуацион үзәген төзү һәм аның булачак функцияләре буенча эшче төркем киңәшмәсе узды.

Киңәшмәдә ДБУ "Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең" директор урынбасары Ч.Н.Гайзатуллина һәм бүлек җитәкчесе Е.В.Баһаветдинова катнаштылар.

2018 нче елның 25 нче апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз җиденче утырышы узды. Анда парламент депутатлары Татарстан Республикасы Дәүләт Советының  Россия Федерациясе Федераль Җыелыш- Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володинга  «Россия Федерациясендә мәгариф Турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында федераль закон проекты буенча мөрәҗәгатен кабул иттеләр.

Киңәшмәдә ДБУ "Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең" директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.


25
апрель, 2018 ел
чәршәмбе

2018 нче елның 23 нче апрелендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары В. Г. Шәйхразиев рәислегендә Татарстан Республикасы дәүләт телләре турында Татарстан Республикасы законнарын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча җыелыш узды. Анда Татарстан Республикасының дәүләт хакимияте башкарма органнары һәм Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең дәүләт телләрен рәсми сайтларында файдалану турында сүз барды.  

Киңәшмәдә ДБУ "Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең" директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.


24
апрель, 2018 ел
сишәмбе

2018 нче елның 23 нче апрелендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында «Башкарма тәртип торышы һәм Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволарының  халыкның яшәү сыйфатын бәяләү индикаторлары һәм алар эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге буенча идарәсенә Дәүләт биремен башкару нәтиҗәләре  турында җыелыш булып узды.

Киңәшмәдә ДБУ "Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең" директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.


23
апрель, 2018 ел
дүшәмбе

2018 нче елның 20 нче апрелендә Татарстан Республикасы финанс Министрлыгында Татарстан Республикасы финанслар министры Р.Р.Гайзатуллин җитәкчелеге астында Татарстан Республикасы оешмалары хезмәткәрләренә хезмәт хакын түләүне окладлы системасына күчерү буенча киңәшмә уздырылды. Киңәшмә барышында, шул исәптән, Татарстан Республикасы оешмалары хезмәткәрләренә хезмәт хакын түләүне окладлы системасына күчергәндә өстәмә финанс ресурсларының фаразланган күләме каралды.

Киңәшмәдә ДБУ "Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең" директоры А.Н.Кудрявцева һәм социологик программалаштыру бәлегенең мөдире Е.С.Грызунова катнаштылар.


21
апрель, 2018 ел
шимбә

2018 нче елның 20 нче апрелендә Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау Министрлыгында социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү буенча өчьяклы Республика комиссиясе каршындагы халыкның керемнәре һәм тормыш дәрәҗәсе, хезмәт өчен түләү буенча Татарстан Республикасы Координация советы утырышы узды. Утырышта финанс-икътисадый торышлар, хезмәт хакын түләү буенча булган бурычны сүндерү чаралары,  бурычлы оешмалар мәҗбүри пенсия, медицина һәм социаль иминиятләштерү өчен булган түләүләр буенча сораулар каралды.

Киңәшмәдә ДБУ "Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең" баш белегече В.С.Галочкина катнашты.


20
апрель, 2018 ел
җомга

2018 нче елның 20 нче апрелендә  Татарстан Республикасы икътисад Министрлыгында куллану бәяләренең динамикасын анализлау, Татарстан Республикасы товар базарларында бәя куюның сәбәпләрен һәм факторларын билгеләү буенча ведомствоара эшче төркем утырышы узды. Утырышта 2015-2017 елларда Татарстан Республикасында инфляциягә акчалы булмаган факторларының йогынтысы  каралды.

Киңәшмәдә ДБУ "Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең" директор урынбасары О.В.Миронов катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International