Бүген бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 22 нче утырышы уздырылды. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Көн тәртибендәге мәсьәләләр арасында депутатларның күпчелек тавышы белән «2017 елга һәм 2018-2019 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты» законы проекты беренче укылышта кабул ителде.
Татарстанның социаль-икътисадый үсеше фаразы белән Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов чыгыш ясады. 2017 елга Татарстан Республикасы бюджеты проекты белән Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин таныштырды.
Радик Гайзатуллин билгеләп үткәнчә, киләсе елда республика бюджеты күләме 166 млрд. 786 млн. 326 мең сум булачак. Чыгымнар исә 174 млрд. 353 млн. 309 мең сум тәшкил итәр дип фаразлана. Бюджет кытлыгына килгәндә, ул 7 млрд 566 млн 983 мең булачак.
Агымдагы ел бюджеты кереме 160,6 млрд. сум, чыгымнар 166,4 млрд. сум, дефицит 5,8 млрд. сум дип фаразланган иде.
Узган ел, икътисадый кризиска бәйле рәвештә, 1 еллык кына бюджет кабул ителде. Быел исә, алдагы еллардагы кебек, 3 еллык бюджет планы каралды.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бюджет проектына карата игътибарлы булырга өндәде.
ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”ндә Фәнни-координацион советының чиратагы утырышы узды.
Капиталь төзүгә кирәк булган чыгымнарны мониторинглау өчен автоматлаштырылган системасын булдыру, социаль инфраструктураны, тышкы төзекләндерүне, гомуми файдаланудагы автомобиль юлларын капиталь һәм көндәлек ремонтлау, реконструкцияләү турында учрежденияләр мәгълүматлар базасын администрацияләү бүлегенең әйдәүче белгече И.М.Калимуллин сөйләп бирде.
Икътисад яңалыкларын информацион-аналитик бүлегенең баш белгече Р.Р.Ильина китерде.
ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”дә Татарстан Республикасының мәктәпкәчә укыту организацияләрен финанс яктан тәэмин итү нормативларын үзгәртү сорауларына багышланган җыелыш булып узды.
Җыелышта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Икътисад министрлыгы һәм Казан шәһәре башкарма комитетының Мәгариф идарәсе вәкилләре катнаштылар. Әлеге чараны ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева алып барды.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган 2030 елга кадәр Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү стратегиясен гамәлгә ашыруның башлангыч йомгаклары турында сөйләделәр. Аның эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Стратегик эшләнмәләр үзәге» фонды советы рәисе Алексей Кудрин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Югары икътисад мәктәбе ректоры Ярослав Кузьминов, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.
Сессияне ачып, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, «Татарстан-2030» стратегиясен эшләүнең ике елы эчендә 3,5 мең кеше катнашында 130 чара уздырылган. Төрле хакимият органнары, мәгариф һәм иҗтимагый оешмалар, аналитик үзәкләр, предприятиеләр актив катнашкан.
Татарстан Президенты тарафыннан 2017 елга республика бюджеты 166,8 млрд, чыгымы 174,4 млрд сум булыр дип планлаштырылган. Бу хакта бүген 2016 елның 9 аенда Татарстанның берләштерелгән бюджет үтәлеше нәтиҗәләренә багышланган республика киңәшмәсендә ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәиселегендәге киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
“Бюджет проектында, федераль бюджетны каралышка кертү вакыты октябрь ахырына күчерелү сәбәпле, федераль акчалар юк. Ул икенче укылышка планлаштырылган”, - дип аңлатты министр. 2017-2019 елларга бюджет формалаштырылганда 2017 елга керемнәр күләме нефтьнең барреле 40 доллар, доллар курсы 65 сум, инфляция 4,9 процент исәбе файдаланып саналды, диде Радик Гайзатуллин.
Татарстан Республикасында Коррупциягә каршы көрәш буенча эшне җайга салу комиссиясенә көнкүреш өлкәсендә коррупция күренешләренә каршы көрәш мәсьәләсенә кире кайтырга туры килде. Бүген комиссия утырышы Казан Кремленең Вәкиллек корпусында узды. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислек итте.
Утырыш эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Прокуратура вәкилләре, республика министрлыклары һәм ведомстволары, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре, Татарстан Республикасы районнары башлыклары катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Югары икътисад мәктәбе» илкүләм тикшеренү университеты (ЮИМ) ректоры Ярослав Кузьминов лекциясе уздырылды, темасы «Уртача срокка һәм озак срокка перспективада Россияне үстерү ресурсы буларак, кеше капиталы». Лекциядә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчелеге катнашты.
Рөстәм Миңнеханов Ярослав Кузьминовка визиты өчен рәхмәт белдерде, Югары икътисад мәктәбе белән Татарстан күп юнәлешләр буенча актив хезмәттәшлек алып бара, дип белдерде.
Татарстан Республикасының Финанслар министрлыгында Р.Р.Гайзатуллин җитәкчелегендә Татарстан Республикасының мәктәпкәчә белем бирү оешмаларын финанс яктан тәэмин итү нормативларын үзгәртү мәсьәләсе буенча җыелыш булып узды.
Җыелышта ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева һәм социаль программаштыру бүлегенең мөдире Е.С.Грызунова катнаштылар.
Татарстан Республикасының ИТ-паркында Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында проектлы идарә итү дәүләт информацион системасын эшләү сорауларына караган җыелыш булып узды.
Җыелышта ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.
К(П)ФУның дәүләт һәм муниципаль идарә итү Югары мәктәбе Татарстан Республикасының дәүләт граждан һәм муниципаль хезмәткәрләре өчен профессиональ яңадан укытуны үтү лекцияләрен оештырды.
29 сентябренда ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең белгечләре “Дәүләт һәм муниципаль секторында идарә итү үзенчәлекләре” (директор урынбасары Р.М.Даутов), “Россия Федерациясендә, Татарстан Республикасында финанс системасы һәм аның үзенчәлекләре” (бюджет өлкәсен мониторинглау бүлегенең мөдире Л.А.Зиганшина), “Финанс анализлау һәм прогнозлаштыру методлары һәм приемнары” (предприятияләр икътисады бүлегенең мөдире А.Ф.Шарипов) лекцияләре белән чыгыш ясадылар.