ЯҢАЛЫКЛАР


14
декабрь, 2016 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы коллегиясенең ТРда юл хәрәкәте иминлеген арттыру, юл-транспорт һәлакәтләре санын киметү һәм аларның авыр нәтиҗәләрен булдырмый калу мәсьәләләренә багышланган уртак утырышы узды.   

Утырышны барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков талып барды. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты Җитәкчесе Шамил Гаффаров, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары һәм башкалар  катнашты.   

 


8
декабрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

2030 елга кадәр Татарстан Республикасы Ютазы районының социаль-икътисадый үстерү Стратегиясен гамәлгә ашырылу сорауларына багыншланган җыелыш Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгында булып узды.

Җыелышта ДБУ “ Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директор урынбасары  Ч.Н.Гайзатуллина катнашты.


29
ноябрь, 2016 ел
сишәмбе

Координация советының рәисе, Татарстан Республикасының Президенты ярдәмчесе Р.Ф.Муратов җитәкчелегендә В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетында Татарстан Республикасының  сәүдә, кунакчыллык индустриясе, сервис һәм хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә фәнни-белем бирү кластерының (КИУ) Координация советының  утырышы узды.

Утырышта фәнни-белем бирү кластерының үсеше, югары уку йортының бизнес белән хезмәттәшлегенең  яңа формалары (КИУ мисалында), фәнни-белем бирү кластерының оешмалары Татарстан Республикасында аквабиокультура технополисын  булдыру Концепциясен  гамәлгә ашыру чараларында катнашу мәсьәләләре каралды.

Утырыш эшендә ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева, технологияләр белән идарә итү һәм белем бирү программалары бүлегенең баш белгече Г.Э.Сөләймәнова катнаштылар.


28
ноябрь, 2016 ел
дүшәмбе

2017 елга, 2018 һәм 2019 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджетының финанс параметрлары расланды 

Бүген ТР Дәүләт Советының 23 нче утырышында Татарстанның “2017 елга, 2018 һәм 2019 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында”гы 282-5 нче номерлы ТР закон проекты“ икенче укылышта һәм тулаем кабул ителде.


25
ноябрь, 2016 ел
җомга

ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”ндә Фәнни-координацион советының чиратагы утырышы узды.

Учрежденияләр мәгълүматлар базасын администрацияләү бүлегенең мөдире Н.Р.Газетдинова һәм социаль программалаштыру бүлегенең мөдире Е.С.Грызунова дәүләт (муниципаль) хезмәтләрнең  ведомство исемлеген формалаштыру  һәм база (тармак) исемлеге дәүләт (муниципаль) хезмәтләр һәм эшләренә нигезләнүе турындагы презентацияләре белән чыгыш ясадылар.

Икътисад яңалыкларын информацион-аналитик бүлегенең баш белгече Р.Р.Ильина китерде.


24
ноябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары В.Г.Шайхразиев җитәкчелегендә Татарстан Республикасында аеруча саклаулы табигать территорияләрен оештыру һәм аларның функциональләшүе өлкәсенә вәкаләтләрен тапшыру сораулары буенча җыелыш узды.

“Татарстан Республикасында аеруча саклаулы табигать территорияләре белән идарә итү буенча вәкаләтләр бүлешү турында” доклады белән ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева чыгыш ясады.

Татарстан Республикасы хакимият органнарына хезмәт күрсәтү өчен  арендлы транспортны файдалану мөмкинлекләрен Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган җыелышта карап киттеләр.

Исегезгә төшерик: АКШка  эшлекле сәфәр кысаларында  Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов такси яки шәхси йөртүчеләрне       эзләү, чакыру һәм түләү өчен мобиль кушымтаны эшләп чыгарган  “UBER” халыкара компаниясендә булды һәм Казанда шәһәр транспорт системасын бушату максаты белән бюджет учреждениеләренә корпоратив хезмәт күрсәтү буенча сынау проектын башлап җибәрергә кушты.

Җыелышта ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.


22
ноябрь, 2016 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы икътисадының киләчәк үсеше квалификацияле кадрлардан, формалаштырылган һәм өлгергән хезмәт базарыннан башка мөмкин түгел. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый совет утырышында хәбәр итте.

Утырыш Татарстанда хезмәт базарының үсешенә багышланды һәм республиканың барлык мунициципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында уздырылды.


18
ноябрь, 2016 ел
җомга

Татарстан Республикасының җирле үзидарәләрен дәүләти күзәтү алып баручы Татарстан Республикасының башкарма хакимият органнарының һәм территориаль федераль органнарының башкарма хакимиятенең үзара тәэсир итешүен оештыру буенча ведомствоара комиссиясенең утырышы булып узды.

Утырыш эшендә ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры, ведомствоара комиссиясенең әгъзасы А.Н.Кудрявцева катнашты.


16
ноябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Координация советының рәисе, Татарстан Республикасының Президенты ярдәмчесе Р.Ф.Муратов җитәкчелегендә Казан милли тикшеренү технология университетында  (КМТТУ) Координация советының чираттагы утырышы узды.

Утырышта катнашучылар Алабуга политехник колледжының  эшче кадрлар әзерләү тәҗрибәсе, Татарстан Республикасында сәнәгый үсешне  кадрлар белән тәэмин итү  Стандартын кертү һәм фәнни - белем бирү кластерының  яңа бурычлары белән таныштылар.

Территориаль аерымланган "Иннокам" инновацион – җитештерү үзәген булдыру Концепциясен  тормышка ашыру турында доклад тәкъдим ителде.

Утырыш эшендә ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева, технологияләр белән идарә итү һәм белем бирү программалары бүлегенең баш белгече Г.Э.Сөләймәнова катнаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International