ЯҢАЛЫКЛАР


24
сентябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасында торак һәм коммуналь хуҗалык белән идарә итү өлкәсен реформалаштыру турындагы сораулар хокук буенча ведоствоара координацион комитетның утырышында тикшерелде.
Утырыш эшендә   ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.

23
сентябрь, 2014 ел
сишәмбе
ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”ндә ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисади совет утырышының йөкләмәләрен башкару буенча җыелыш булып узды. Җыелышны А.Н.Кудрявцева алып барды.

18
сентябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Хокук тәртибен бозуларын профилактикалау буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәте комиссиясе утырышы узды.
Утырыш кысаларында Татарстан Республикасы территориясендә миграцион сәясәт өлкәсендә ведомстволарның үзара тәэсир итешү һәм  башка мәсьәләләр каралды.

3
сентябрь, 2014 ел
чәршәмбе
ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”ндә директор А.Н.Кудрявцева Россия халык хуҗалыгы академиясе һәм Россия Федерациясе Президенты каршындагы дәүләт хезмәтенең эксперты Ф.О.Александров белән очрашу уздырды. Әлеге очрашуда “Татарстан Республикасының 2030 нчы елга кадәр социаль-икътисади үсеше стратегиясе” проектын булдыру сораулары тикшерелеп китте.
Ф.О.Александров Казанга “Татарстан Республикасының 2030 нчы елга кадәр социаль-икътисади үсеше стратегиясе” проектын булдыру кысаларында визиты белән килде. Визит барышында әлеге Программаны башкару буенча  һәм тормышка ашыру нәтиҗәләрен бәяләү планлаштырыла.

24
июль, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Торак һәм коммуналь уңайлыклар күрсәткәндә гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен тәэмин итү буенча Республика ведомствоара комиссия утырышы узды. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары, комиссия рәисе А.В.Песошин алып барды.

23
июль, 2014 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов 2014 елның “1 яртыеллыгында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм бюджет законнары яңалыклары кысаларында 2015 - 2017 елларга бюджет формалаштыру турында" республика финанс, казначы һәм салым органнарының видеоконференция режимында булган республика киңәшмәсен алып барды

21
июль, 2014 ел
дүшәмбе
ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”ндә директор А.Н.Кудрявцева җитәкчелегендә ДБУ “Республика олимпиада Үзәге” Уставын тикшерү буенча җыелыш булып узды.

16
июль, 2014 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы хезмәт базарындагы булган шартлар һәм  Татарстан Республикасының эчке базарында  җирле җитештерүчеләр продукциясен алга таба үткәрү сорауларына багышланган ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисади совет утырышына әзерлек җыелышы булып  узды.
Җыелышта ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең социология бүлегенең мөдире Л.Ф. Казанцева катнашты.

10
июль, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында республика балалары һәм яшьләренең ялын, сәламәтләндерүен оештыру буенча ведомствоара комиссиясенең утырышы узды. Утырышта 2014 нче елда сәламәтләндерү кампанисенең тормышка ашырылуы сораулары каралды.
Утырыш эшендә ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең социология бүлегенең мөдире Л.Ф.Казанцева катнашты.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында социаль ярдәмгә дәгъва итүче гражданнар табышлары турындагы мәгүълүматларны тикшерү буенча үзара бәйләнеш механизмын билгеләү сорауларына багышланган җыелыш булып узды.
Җыелышта ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International