ЯҢАЛЫКЛАР


24
август, 2012 ел
җомга
ТРның Финанслар министрлыгында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "2014 елга кадәр иҗтимагый инфраструктура, социаль хезмәт күрсәтүләр белән тәэмин ителүнең социаль гарантияләре дәрәҗәсен билгеләү турында" 2009 ел, 26 гыйнвар, 42 нче карарына үзгәртүләр кертү сораулары буенча җыелыш уздырылды.
Әлеге җыелышта ДБУ “Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.

23
август, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасында 2012 нче елның 1нче сентябреннән алып 25 сентябрьга кадәр  “Мәктәпкә жыенырга ярдәм итү” акциясе уздырыла. Әлеге акция күп балалы гаиләләрдә үсүче, быел 1 нче класска баручы балаларга ярдәм чарасы буларак оештырыла.
Быелгы яңа уку елында Татарстан Республикасында беренче класска 37211 бала укырга бара. Алар арасында аз милекле гаиләләрдә үсүче балалар бар.

ДБУ “Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең белгечләре әлеге акциясен хуплап, беренче класс укучысына мөһим булган барлык уку кирәк-яракларын сатып алдылар.


29
июнь, 2012 ел
җомга
ДБУ “Татарстан Республикасының икътисадый һәм социаль тикшеренүләр үзәге” ндә фәнни-координацион киңәшмәсенең чираттагы семинары узды.

4
июнь, 2012 ел
дүшәмбе
Бүген ТР Премьер–министрының беренче урынбасары Р.Ф.Моратов җитәкчелегендә ТРның аерым предприятияләрендә хезмәт хакын вакытында түләмәү проблемасы буенча җыелыш булып узды. Җыелышта икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.
2 нче июндә “Трудовые резервы” стадионында ТРның башкарма хакимият һәм дәүләт органнары аппаратларының эшчеләре арасында уздырыла торган Спартакиада кысаларында җиңел атлетика эстафетасы булып узды. Ярышуда 27 командадан торган 108 спорчылар катнаштылар. Барлык командалар арасында ДБУ “ТРның икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге” командасы унлыкка керде. Беренче урынны ТР Прокуратурасы, икенче урынны эчке эшләр Министырлыгы, өченче урынны Министрлар Кабинетының аппараты яулады.

15
май, 2012 ел
сишәмбе
Бүген Санкт-Петербург дәүләт университетының бөтендөнья сәүдә оешмасы кафедрасында “Бөтендөнья сәүдә оешмасы кысаларында эшлибез” темасы буенча Татарстан Республикасының вәкилләрен, икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәгенең белгечләрен укыту башланды.  
Семинар программасы 3 көнгә исәпләнгән һәм алдагы сорауларны карауны планлаштыра:

9
апрель, 2012 ел
дүшәмбе
   ТРның Премьер-министры И.Ш.Халиков җитәкчелегендә авыл җирлегендә башлангыч гомуми белемнең барлык балаларга да яраклы булу сорауларына багышланган җыелыш булып узды. Әлеге җыелышта икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәгенен директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.
   РТның мәдәният дәүләт бюджет  учреждениясе  “Әкият” балалар үзәге” нең эшләү процессына карата багышланган жыелышта икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәгенен директоры А.Н.Кудрявцева һәм социаль программалаштыру бүлегенең мөдире Е.С.Грызунова катнаштылар.

6
апрель, 2012 ел
җомга
   ТРның Премьер-министрының беренче урынбасары Р.Ф. Моратов җитәкчелендә РФның икътисади үсеш Министрыгының пилот проектлары буенча уздырыла торган конкурста катнашу өчен территориаль кластерларның үсеше буенча программаларны әзерләүгә багышланган  җыелыш булып узды.

20
март, 2012 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасының Министрлар Кабинетында  Татарстан Республикасының територриясендә каты көнкүреш калдыкларын утилизацияләү системасының үсеше буенча жыелыш булып узды. “ТБК инновации” (Мәскәү шәһәре) компаниясе “Плазмалы газификацияләү ысулы белән сәнәгатъ һәм көнкүреш калдыкларын утилизацияләү” дип исемләнгән презентациясен тәкъдим итте. Җыелышта Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәгенен директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International