Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өчьяклы комиссиясенең эш төркеме утырышы

2021 елның 14 июле, чәршәмбе

2021 елның 14 июлендә видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Р. Ф. Вәлиуллов рәислегендә социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өчьяклы комиссиясенең эш төркеме утырышы узды.

Утырышта «2022 елга Татарстан Республикасында халыкның җан башына һәм халыкның төп социаль-демографик төркемнәре буенча яшәү минимумы күләмен раслау турында» һәм социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өчъяклы комиссиясе эш төркеме составын актуальләштерү турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары проекты турында чыгышлар тыңланды һәм тикшерелде.

Киңәшмә эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ннән социология бүлеге башлыгы Казанцева Л.Ф. катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International