Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «2021 елда эшчәнлек нәтиҗәләре һәм 2022 елга бурычлар турында» Коллегия утырышы

2022 елның 14 гыйнвары, җомга

2012 елның 14 гыйнварында Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының 2021 елда Министрлык эшчәнлеге нәтиҗәләренә һәм 2022 елга куелган бурычларга багышланган коллегиясе узды.

Коллегиядә Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Э.А. Зарипова доклады тыңланды, ул 2021 елда ведомство эше нәтиҗәләре, гражданнарга, шул исәптән балалы гаиләләргә социаль ярдәм чаралары, республиканың хезмәт базарындагы хәлләр, хезмәтне саклау, ярлылыкка каршы көрәш, милли проектларны тормышка ашыру барышы һәм нәтиҗәләре турында хәбәр итте, шулай ук 2022 елга өстенлекләрне атады.

Коллегиядә статс-секретарь – Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары А. Н.Пудов һәм Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Р. К. Нигъмәтуллин катнашты һәм чыгыш ясады.

ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ннән коллегия эшендә директор урынбасары Ч.Н. Гайзатуллина катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International