2022 елның 19 апрелендә «Казан ЭКСПО» КФҮдә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов катнашында Энергетика һәм энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге буенча Татарстан халыкара форумы-2022 ачылды һәм «2021 елда Татарстан Республикасында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге һәм 2022 елга бурычлар «Дәүләт программасын гамәлгә ашыруның барышы турында»Татарстан Республикасы Хөкүмәте утырышы булды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры А.В. Песошин җитәкчелегендә һәм дәүләт хакимиятенең башкарма органнары җитәкчеләре, муниципаль районнар һәм шәһәр округлары администрацияләре башлыклары, энергетика өлкәсендә предприятиеләр директорлары катнашында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Ә. Ә. Кәримов доклады тыңланды. Ул 2021 елда күрсәтелгән дәүләт программасын гамәлгә ашыру һәм 2022 елга бурычлар турында мәгълүмат бирде.
Утырышта шулай ук Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе И.Е. Левитин, Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрының беренче урынбасары И. Э. Торосов, идарә әгъзасы – «СИБУР2» ҖЧҖ идарәче директоры Р. З. Гыйззәтуллин катнашты һәм чыгыш ясады.
«Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУдан форум һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте утырышы эшендә директор урынбасары А. Б. Гревцов катнашты.