«Сәнәгатьне үстерү турында» темасына киңәшмә

2022 елның 12 мае, пәнҗешәмбе

2022 елның 12 маенда Казан дәүләт казна дары заводы территориясендә Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнеханов, Россия Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт комитеты рәисе М. А. Топилин, Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары О. Е. Бочаров, республика министрлыклары, ведомстволары һәм сәнәгать предприятиеләре вәкилләре катнашында «Сәнәгатьне үстерү турында» дигән темага республика киңәшмәсе узды.

Киңәшмәне ачып, Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов ассызыклаганча, бүген предприятиеләр моңарчы күрелмәгән санкция һәм икътисадый басым шартларында эшли. Федераль һәм республика дәрәҗәсендә икътисадның реаль секторына ярдәм итү буенча кайбер чаралар кабул ителде. «Предприятиеләргә гамәлдәге ярдәм чараларын системалы рәвештә җиткерергә кирәк. Эш адреслы алып барылырга тиеш. Һәр предприятие үз вакытында ярдәм алырга тиеш», - диде Татарстан Президенты.

«Тышкы санкция басымы шартларында Татарстан Республикасы сәнәгать предприятиеләренең эше һәм дәүләт ярдәме чаралары турында» төп нотык белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Кәримов А. А. чыгыш ясады.

Шулай ук «Казан дәүләт казна дары заводы» ФКП генераль директоры Лившиц А. Б., «Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгы «АҖ генераль директоры Геллер Я.В., Россия Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт комитеты рәисе Топилин М. А., Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Бочаров О. Е. чыгышлары тыңланды.

Чара ахырында Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов предприятиеләрне «1941-1945 еллар хезмәт батырлыгы предприятиесе» дигән мактаулы исем белән бүләкләде.

Киңәшмәдә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге»ннән видеоконференцэлемтә режимында директор Кудрявцева А.Н., директор урынбасары Гайзатуллина Ч. Н., директор урынбасары Гревцов А.Б., директор урынбасары Гарипов А.Ш., макроикътисади анализ бүлеге башлыгы Баһаветдинова Е. В., икътисад бүлеге башлыгы Гыйльметдинов А.Р. һәм икътисади планлаштыру һәм программалаштыру бүлеге башлыгы Рубцова С. А. катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International