Татарстан Республикасы балаларының һәм яшьләренең ялын һәм сәламәтләндерүен оештыру буенча ведомствоара комиссия утырышы

2022 елның 14 ноябре, дүшәмбе

2022 елның 14 ноябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Татарстан Республикасы балаларының һәм яшьләренең ялын һәм сәламәтләндерүен оештыру буенча ведомствоара комиссия рәисе Фазлыева Л.Р. рәислегендә республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашында Татарстан Республикасы балаларының һәм яшьләренең ялын һәм сәламәтләндерүен оештыру буенча ведомствоара комиссия утырышы узды.

Республиканың муниципаль берәмлекләре вәкилләре видеоконференцэлемтә режимында катнаштылар.

Утырышның көн тәртибендә 2022 елда Татарстан Республикасы балаларының һәм яшьләренең ялын һәм сәламәтләндерү программасын тормышка ашыру нәтиҗәләре һәм 2023 елга бурычлар турында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Р.Н. Садыйков сөйләде.

Җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин итү, балалар сәламәтләндерү оешмаларының террорчылыкка каршы саклану буенча кирәкле чаралар һәм 2023 елга бурычлар турында «Россия Федерациясе Милли гвардиясе гаскәрләренең Татарстан Республикасы (Татарстан) ведомстводан тыш сакчылык Идарәсе» федераль дәүләт казна учреждениесе башлыгы урынбасары М. Ф. Сәлахиев сөйләде.

Киңәшмә эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге»ннән Казанцева Л.Ф. катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International