Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов катнашында Татарстан Республикасының инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттыру мәсьәләсе буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы.

2022 елның 14 декабре, чәршәмбе

2022 елның 14 декабрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасының инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттыру мәсьәләсе буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы узды.

Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Р.К. Нигъмәтуллин үткәрде, ул үзенең чыгышында Татарстанның инвестклимат торышының милли рейтингында дүртенче ел икенче урынны саклап калуын билгеләп үтте. Хәзерге вакытта Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Белоусов А.Р. һәм Россия Икътисадый үсеш министрлыгы җитәкчелегендә, пилот региондагы кебек, Татарстан Республикасында бизнес алып баруның тигез һәм уңайлы шартларын тәэмин итүгә юнәлдерелгән төбәк инвестиция стандарты кертелде.

Россия Икътисадый үсеш министры урынбасары М.А. Керефов, үз чиратында, инвестицион үсешне стимуллаштыруның тагын бер хокукый чарасына - капитал салуларны яклау һәм бүләкләү турындагы килешүгә (СЗПК) тукталды.

ТР вице - премьеры-икътисад министры М.Р. Шаһиәхмәтов хәбәр иткәнчә, инвестклимат торышының Милли рейтингы нәтиҗәләрен анализлау нәтиҗәләре буенча шактый эш башкарылган, аның нәтиҗәсе республика үсеш нокталарын ачыклау булган.

ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Т.И. Миңнуллина инвестицион проектларны килештерү өлешендә инвесторлар һәм хакимият органнарының үзара хезмәттәшлеген оптимальләштерү кирәклеген билгеләп үтте.

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов үз чыгышында профильле министрлыкларга һәм ведомстволарга инвесторлар үз проектларын гамәлгә ашыруга мөмкин кадәр тизрәк күчә алсын өчен инвестицион циклны тизләтергә кушты.

ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ннән утырыш эшендә директор Кудрявцева А.Н. катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International