2023 елның 12 гыйнварында муниципаль берәмлекләр катнашында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча эшче төркемнең чираттагы утырышы узды.
Утырыш барышында түбәндәге мәсьәләләр каралды һәм тикшерелде:
2023 елга Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү кысаларында бурычлар турында.
Татарстан Республикасында инвестицион активлыкны стимуллаштыру турында.
Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең социаль-икътисадый үсеше рейтингын формалаштыруның яңа методикасы турында.
ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ннән утырыш эшендә директор урынбасары Гарипов А. Ш. һәм төбәк сәясәте бүлеге башлыгы Мулукова Л.И. катнаштылар.