Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе коллегиясе утырышы

2023 елның 24 гыйнвары, сишәмбе

2023 елның 24 гыйнварында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Л.Р. Фазлыева, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Т.П. Лионова, Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил С. Х. Сабурская, Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының юридик ярдәмне һәм хокук хезмәтләрен үстерү һәм җайга салу департаментының граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алу мәсьәләләре бүлеге башлыгы Л.Н. Краканова катнашында «2022 елда Татарстан Республикасында граждан хәле актларын дәүләт теркәве эшчәнлеге йомгаклары һәм 2023 елга бурычлар турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсе коллегиясе утырышы узды.,

Хисап доклады белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Г. Р. Нигъмәтуллина чыгыш ясады.

ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ннән коллегия эшендә директор урынбасары А. Б. Гревцов катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International