Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов катнашында «2022 елда Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы йомгаклары һәм 2023 елга цифрлаштыру буенча бурычлар турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы.

2023 елның 25 гыйнвары, чәршәмбе

2023 елның 25 гыйнварында Башир Рамиев исемендәге ИТ-парк мәйданчыгында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «2022 елда Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы йомгаклары һәм 2023 елга цифрлаштыру буенча бурычлар турында» утырышы узды.

Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе Мөхәммәтшин Ф. Х., цифрлы үсешкә ярдәм итү Ассоциациясе Советы рәисе Р. Н. Миңнеханов, Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Аналитик үзәк җитәкчесе Калинин К.М. һәм видеоконференцэлемтә режимында республиканың муниципаль районнары һәм шәһәр округлары җитәкчеләре катнашты.

«2022 елда Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен, мәгълүмат технологияләрен һәм элемтәне циффрлы үстерү тармагының эш йомгаклары һәм 2023 елга цифрлаштыру буенча бурычлар турында» төп доклад белән Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен, мәгълүмат технологияләрен һәм элемтәне циффрлы үстерү министры Хәйруллин А. Р. чыгыш ясады.

Иннополис шәһәрен үстерү һәм анда тормышка ашырыла торган ИТ-проектлар турындагы доклад белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Р. А. Шәйхетдинов чыгыш ясады.

Республикада цифрлы технологияләрне кертү турындагы нотык белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Заббаров М.А. чыгыш ясады.

Нурлат муниципаль районында циффрлаштыру тәҗрибәсе белән Нурлат районы башлыгы Әхмәтшин А. С. уртаклашты.

ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ннән коллегия эшендә директор урынбасары Гайзатуллина Ч.Н. катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International