«2022 елда Министрлык эшчәнлеге йомгаклары һәм 2023 елга бурычлар турында»Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы

2023 елның 31 гыйнвары, сишәмбе

2023 елның 31 гыйнварында «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов катнашында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «2022 елда Министрлык эшчәнлеге йомгаклары һәм 2023 елга бурычлар турында» киңәйтелгән коллегия утырышы узды.

Коллегиянең киңәйтелгән утырышы эшендә шулай ук Россия Федерациясе Федераль Җыелышының мәдәният буенча Дәүләт Думасы Комитеты рәисе Е.А.Ямпольская, Россия Федерациясе Мәдәният министры урынбасары В. Г. Осинцев, Россия Федерациясе Президентының иҗтимагый проектлар буенча идарәсе башлыгы урынбасары А.В. Журавский, «Роскультцентр» ФДБУ директоры М. Н. Абрамова, Мәскәү шәһәренең Мәдәният департаменты җитәкчесе - Мәскәү Хөкүмәте министры А.В. Кибовский катнашты.

Видеоконференцэлемтә режимында утырыш эшендә Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары башкарма комитетлары башлыклары һәм җитәкчеләре катнашты.

Хисап доклады белән Татарстан Республикасы мәдәният министры И.Х. Әюпова чыгыш ясады.

ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге»ннән коллегия эшендә директор урынбасары А. Б. Гревцов катнашты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International