Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы

2023 елның 1 марты, чәршәмбе

2023 елның 1 мартында «Урам» (Казан) экстрим-паркы мәйданчыгында Татарстан Республикасы Рәис Р.Н.Миңнеханов катнашында Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының «2022 елда Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгы эше йомгаклары һәм 2023 елга бурычлар турында» киңәйтелгән коллегия утырышы узды.

Чарада яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Фәттахов Д.И., Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Машковцев О.А. (видеоконференцэлемтә режимында) һәм башкалар катнашты.

«Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгының 2022 елдагы эш йомгаклары һәм 2023 елга бурычлары турында» хисап доклады белән Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Р. Н. Садыйков чыгыш ясады.

Коллегиядә өстәмә докладлар белән Республика студентлар отрядлары директоры урынбасары Адиева А. Н., Балтач муниципаль районының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Заһидуллин Р. Р., «Форпост» җәмәгать тәртибен саклау буенча республика яшьләр формированиеләре үзәге директоры Камалетдинов Т. Р. чыгыш ясадылар.

Нәтиҗә ясап, Рәис Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгына башкарылган эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм агымдагы елда Министрлык алдында торган төп максатларны билгеләде.

ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ннән коллегия эшендә директор урынбасары Гайзатуллина Ч.Н. катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International