Татарстан Республикасы законы проектын карау буенча Эксперт советы утырышы

2023 елның 6 апреле, пәнҗешәмбе

2023 елның 6 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында министр Р.И. Заһидуллин җитәкчелегендә Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының Эксперт советы утырышы узды.

Утырышта «Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнары турында «Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы законы проекты каралды.

Утырыш нәтиҗәләре буенча закон проекты хупланды һәм билгеләнгән тәртиптә хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация Комитетына карауга кертеләчәк.

Утырышта «ТР ЦЭСИ» ДБУ директоры урынбасары А.Б. Гревцов катнашты һәм чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International