Алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кырык өченче утырышы

2023 елның 20 апреле, пәнҗешәмбе

2023 елның 20 апрелендә алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кырык өченче утырышы узды.

Сессия эшендә республика Хөкүмәте әгъзалары һәм чакырылганнар катнашты.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2022 ел эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисап каралды. Бу мәсьәлә буенча төп доклад белән республика Премьер-министры А. В. Песошин чыгыш ясады.

Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Л. Н.Шәфигуллин Дәүләт Советына комитетның агымдагы чакырылыштагы эшчәнлеге турында хисап тапшырды.

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе ВәлиеваЗ.Р. «2022 елда Татарстан Республикасында гражданлык җәмгыяте институтларының торышы һәм үсеше турында» доклады белән чыгыш ясады.

Утырышта шулай ук көн тәртибендәге башка мәсьәләләр дә каралды һәм тикшерелде.

Утырыш эшендә директор А.Н. Кудрявцева катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International