Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре катнашында Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча эш төркеме утырышы

2023 елның 1 июне, пәнҗешәмбе

2023 елның 1 июнендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча республика чаралар планын гамәлгә ашыру буенча эшче төркемнең чираттагы утырышы узды.

Утырышта министрлыклар, ведомстволар, федераль хакимият органнарының территориаль органнары, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре вәкилләре катнашты.

Утырыш кысаларында түбәндәге мәсьәләләр каралды һәм тикшерелде:

Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеш фаразын формалаштыру турында.

Татарстан Республикасында социаль-икътисадый тотрыклылыкны тәэмин итү буенча оператив штаб утырышының 16.05.2023 № ПР-107 беркетмәсенең 2 пунктын үтәү турында.

Экспортка юнәлдерелгән МСПга ярдәм итү буенча күрелә торган чаралар турында.

Утырыш эшендә региональ сәясәт бүлегенең баш белгече Шишко А. А. һәмикътисади планлаштыру һәм программалаштыру бүлегенең алып баручы белегече Зиннурова Э.Ф. катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International