Алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кырык дүртенче утырышы

2023 елның 8 июне, пәнҗешәмбе

2023 елның 8 июнендә алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кырык дүртенче утырышы узды.

Утырышны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф. Х. Мөхәммәтшин үткәрде.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасы Финанс министры Р. Р. Гайзатуллин тәкъдим иткән «2022 елга Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше турында» һәм фонд җитәкчесе А.М. Мифтахова тәкъдим иткән «2022 елга Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты үтәлеше турында» закон проектлары каралды.

«Гражданнарның торак хокукларын яклауны тәэмин итү турында «Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» закон проекты беренче укылышта кабул ителде.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышы барышында «2022 елда Татарстан Республикасы Хисап палатасы эшчәнлеге турында хисап» каралды.

Утырышта шулай ук көн тәртибендәге башка мәсьәләләр дә каралды һәм тикшерелде.

Утырыш эшендә директор А.Н. Кудрявцева катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International