Алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кырык бишенче утырышы

2023 елның 13 июле, пәнҗешәмбе

2023 елның 13 июлендә Р.Н. Миңнеханов катнашында алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кырык бишенче утырышы узды.

Утырышны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшин үткәрде. Барлыгы көн тәртибенә 37 сорау куелды.

Утырышта парламентарийлар Татарстан Республикасы Конституция советы әгъзаларын һәм рәисен билгеләү мәсьәләсен карадылар.

Хөкүмәт сәгате кысаларында депутатлар Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ф.М. Хәнифовның халыкны транспорт белән тәэмин итү турындагы докладын тыңладылар. Министр Татарстан Республикасының транспорт комплексын һәм аның инфраструктурасын үстерүнең төп юнәлешләрен билгеләде.

Үз чиратында, Ф.Х. Мөхәммәтшин быелның беренче яртыеллыгында республика парламенты эшенә йомгак ясады һәм алдагы чорның өстенлекле юнәлешләрен билгеләде. Ярты ел эчендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 6 утырышы уздырылды, 140тан артык мәсьәлә каралды, 56 Закон һәм 200дән артык карар кабул ителде.

Утырышта шулай ук көн тәртибендәге башка мәсьәләләр дә каралды һәм тикшерелде.

Утырыш эшендә директор А.Н. Кудрявцева катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International