Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышы

2023 елның 17 августы, пәнҗешәмбе

2023 елның 16 августында Татарстна Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнеханов катнашында мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышы узды.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе М.Ш. Шәймиев, Мәскәү мэрының социаль үсеш мәсьәләләре буенча Мәскәү Хөкүмәтендә урынбасары А. В. Ракова, Россия Дәүләт Думасы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, республика муниципаль районнары һәм шәһәр округлары администрацияләре башлыклары, югары уку йортлары ректорлары, педагоглар катнаштылар.

Киңәшмәдә катнашучыларга видеоэлемтә аша сәламләү сүзе белән Россия Федерациясе мәгариф министры Кравцов С. С. мөрәҗәгать итте.

«Татарстан Республикасы Мәгарифе: төп бурычлар, әхлакый ориентирлар, сыйфат күрсәткечләре» темасына төп доклад белән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры И. Г. Һадиуллин чыгыш ясады.

Мәскәү мэрының Мәскәү хөкүмәтендә социаль үсеш мәсьәләләре буенча урынбасары А.В. Ракова мәгариф системасын цифрлы идарә итүне үстерү мәсьәләсендә Мәскәү һәм Татарстан хезмәттәшлеге темасына чыгыш ясады.

Республика педсоветында катнашучылар педагогик коллективларның узган уку елындагы эшчәнлек нәтиҗәләрен карадылар һәм киләсе уку елына бурычларны билгеләделәр.

Утырыш эшендә директор урынбасары Ч.Н. Гайзатуллина катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International