2023 елның 10 октябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Р.Н. Миңнеханов рәислегендә Россия Федерациясе субъектларының югары вазыйфаи затлары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләүнең беркетелгән күрсәткечләрен үтәүне тәэмин итү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы икътисад министры М. Р. Шаһиәхмәтов 2022 елда һәм 2023 елның агымдагы чорында Россия Федерациясе субъектларының югары вазыйфаи затлары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү күрсәткечләренә ирешү йомгаклары һәм агымдагы ел йомгаклары буенча аларның кыйммәтләрен яхшырту өчен резервлар турында доклад белән чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Л.Р. Фазлыева Россия Федерациясе субъектларының югары вазыйфаи затлары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләүнең беркетелгән күрсәткечләрен үтәү һәм агымдагы ел йомгаклары буенча республиканың социаль өлкә тармакларында аларның кыйммәтләрен яхшырту өчен резервлар турында сөйләде.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты Җитәкчесе Ш. Х. Гафаров РФ субъектларының югары вазыйфаи затлары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләүнең беркетелгән күрсәткечләрен һәм агымдагы ел йомгаклары буенча икътисадның һәм социаль өлкәнең төп тармакларының, шул исәптән сәламәтлек саклау һәм мәгарифнең, шулай ук дәүләт идарәсенең цифрлы өлгерү өлешендә аларның кыйммәтләрен яхшырту өчен резервларны үтәү турындагы доклад белән чыгыш ясады.
Утырыш эшендә директор А.Н. Кудрявцева катнашты.