Дәүләт идарәсен цифрлы трансформацияләү мәсьәләләре буенча киңәшмә

2023 елның 10 октябре, сишәмбе

2023 елның 10 октябрендә «ТР ИСТҮ» ДБУда Россия Федерациясе Дәүләт Советының «коммуникация, элемтә, цифрлы икътисад» юнәлеше буенча комиссия аппараты җитәкчесе О.А. Минеева инициативасы белән комиссия аппараты әгъзалары катнашында әлеге юнәлештә Татарстан Республикасы казанышларын өйрәнү максатыннан эшлекле киңәшмә узды.

Киңәшмә кысаларында дәүләт идарәсен цифрлы трансформацияләү мәсьәләләре тикшерелде. «ТР ИСТҮ» ДБУ директоры А.Н.Кудрявцева Татарстан Республикасында гамәлдәге дәүләт һәм муниципаль идарә системалары, милли максатларны, дәүләт программаларын һәм проектларын гамәлгә ашырганда дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарының үзара хезмәттәшлеге, Татарстан Республикасының бүленгән ситуация үзәген булдыру, шулай ук «ТР ИСТҮ» ДБУның республика җитәкчелеген мәгълүмати-аналитик тәэмин итүне оештырудагы тәҗрибәсе турында сөйләде.  «ТР ИСТҮ» ДБУ белгечләре оешма эшчәнлегендә кулланыла торган мәгълүмати-аналитик модельләрне күрсәттеләр.

Киңәшмә нәтиҗәләре буенча «мәгълүматлар икътисады» милли проектына тәкъдимнәр формалаштыру буенча хезмәттәшлек турында килешү ирешелде.

Киңәшмә эшендә директор урынбасары Ч. Н.Гайзатуллина, директор урынбасары А. Ш. Гарипов, макроикътисади анализ бүлеге башлыгы Е. В. Баһаутдинова, социаль программалаштыру бүлеге башлыгы Е. С. Грызунова, учреждениеләрнең мәгълүмат базасын администрацияләү бүлеге башлыгы Н. Р. Газетдинова, социология бүлеге башлыгы Л. Ф. Казанцева катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International