2023 елның 1 ноябрендә Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта
«2023 елның 9 аенда эш йомгаклары: дәүләт хезмәтләре һәм сервислары» Татарстан Республикасы дәүләт идарәсе, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә цифрлы үсеш министрлыгының коллегия утырышы узды.
Коллегия утырышында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Р.Н.Миңнеханов, «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр Советы» Ассоциациясе рәисе Э. С. Гобәйдуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты әгъзасы М. Г. Галиев катнашты.
Видеоконференцэлемтә режимында шулай ук цифрлаштыру мәсьәләләре өчен җаваплы Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары башкарма комитетлары вазыйфаи затлары катнашты.
Коллегия эшендә директор урынбасары А.Б. Гревцов катнашты.