«Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр советы» Ассоциациясе съезды

2023 елның 19 декабре, сишәмбе

2023 елның 19 декабрендә «Корстон» ДТРКда «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр советы» Ассоциациясенең XVIII съезды узды.

Съезд эшендә Татарстан Республикасы Р.Н. Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе М. Ш. Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры А. В. Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф. Х. Мөхәммәтшин катнаштылар.

Ассоциациянең 2023 елдагы эше һәм 2024 елга бурычлары турында хисап доклады белән «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы» Ассоциациясе рәисе Э.С. Гобәйдуллин чыгыш ясады.

Р.Н.Миңнеханов үз чыгышы барышында агымдагы елда уртак эшкә йомгак ясады һәм киләсе елга бурычларны билгеләде.

Билгеләнгән проблемалардан чыгып, съезда дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары тарафыннан килеп туган сәяси-икътисади вәзгыятьне һәм Россия Федерациясе Президентын һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлауны исәпкә алып, бергәләп хәл итү өчен өстенлекле бурычлар билгеләнде.

Съезд эшендә директор урынбасары А. Б. Гревцов катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International