Татарстан Республикасының тармак стратегияләрен килештерүне тәэмин итү мәсьәләсе буенча киңәшмә

2024 елның 15 гыйнвары, дүшәмбе

2024 елның 15 гыйнварында «ТР ИСТҮ» ДБУ директоры А. Н.Кудрявцева Татарстан Республикасы тармакларын үстерү стратегияләрен формалаштыру тәртибе темасы буенча җыелыш уздырды. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы тармак стратегияләрен эшләү, төзәтү, мониторинглау һәм гамәлгә ашыруны контрольдә тоту тәртибе турында» 2016 елның 1 августындагы 529 номерлы карарына ярашлы рәвештә, «Татарстан Республикасы иктисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге»нә республика башкарма хакимият органнары тарафыннан тәкъдим ителә торган тармак стратегияләре проектларына төзәтмәләр кертү мәсьәләләре каралды.

Киңәшмәдә директор урынбасары Ч.Н. Гайзатуллина, икътисади планлаштыру һәм программалаштыру бүлеге начальнигы Е. А. Пугачева, бүлекнең баш белгече О. С. Цыганова катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International