Стратегик инициативалар агентлыгы һәм «ВЭБ.РФ» дәүләт үсеш корпорациясенең стратегик бизнес-миссиясе сессиясе

2024 елның 26 гыйнвары, җомга

2024 елның 26 гыйнварында Стратегик инициативалар агентлыгының (АСИ) һәм «ВЭБ.РФ» Дәүләт үсеш корпорациясенең стратегик бизнес-миссиясенең йомгаклау сессиясе узды, аның эшендә Татарстан Рәисе Миңнеханов Р.Н. һәм «ВЭБ. РФ» Дәүләт Үсеш Корпорациясе рәисе Шувалов И. И. катнаштылар.

Сессия Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында, республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Сессиянең модераторы - «Трансформация һәм икътисадны үстерү агентлыгы» ҖЧҖ генераль директоры В.В. Онищенко, ул «Россия Федерациясенең төп стратегик өстенлекләре һәм аларга ирешүдә Татарстан Республикасының урыны турында»гы мәсьәлә буенча төп доклад белән чыгыш ясады.

Сессиядә шулай ук Стратегик инициативалар агентлыгы генераль директоры С. В. Чупшева, Әлмәт, Алабуга һәм Түбән Кама муниципаль районнары башлыклары Т.Д. Нагуманов, Р,М. Нуриев, Р. Х. Муллин, Татарстан Республикасының туризм буенча дәүләт комитеты рәисе С. Е. Иванов һ. б. чыгыш ясадылар.

Сессия эшендә директор А.Н. Кудрявцева катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International