Татарстан Республикасының бүленгән ситуация үзәген булдыру һәм эшләве буенча эшче төркем беркетмәсен үтәү мәсьәләсе буенча киңәшмә

2024 елның 28 феврале, чәршәмбе

2024 елның 28 февралендә видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы ситуация үзәгенең мәгълүмати-аналитик платформасында «Югары вазыйфаи затларның эшчәнлеген бәяләү», «Акыллы шәһәр», «Имин шәһәр», «Икътисадның һәм социаль өлкәнең төп тармакларының цифрлы өлгерүе» юнәлешләре буенча күрсәткечләрне Формалаштыру һәм тутыру эшен оештыру мәсьәләсе буенча эшлекле киңәшмә узды. Киңәшмә Татарстан Республикасының бүленгән ситуация үзәген булдыру һәм эшләве буенча эшче төркем беркетмәсенең 2 пункты буенча йөкләмәне үтәү кысаларында узды.

Киңәшмә эшендә «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак хуҗалыгы министрлыгы, Казан шәһәре башкарма комитетының мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты һәм «Татарстан Республикасы цифрлы технологияләр үзәге» ДКУ вәкилләре катнаштылар.

Киңәшмә эшендә директор Кудрявцева А.Н., директор урынбасары Гайзатуллина Ч.Н., макроикътисади анализ бүлеге башлыгы Е. В. Баһаутдинова катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International