Татарстан Республикасы балалар һәм яшьләрнең ялын һәм сәламәтләндерүен оештыру буенча ведомствоара комиссия утырышы

2024 елның 21 мае, сишәмбе

2024 елның 21 маенда «Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты» федераль дәүләт бюджет учреждениесенең концерт залында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Л.Р. Фазлыева рәислегендә Татарстан Республикасы балаларының һәм яшьләренең ялын һәм сәламәтләндерүен оештыру буенча ведомствоара комиссия утырышы узды.

Киңәшмәдә түбәндәге сораулар тыңланды һәм тикшерелде:

2024 елның җәйге сәламәтләндерү кампаниясенә әзерлек барышы турында.

Татарстан Республикасы балалар сәламәтләндерү оешмаларында балаларның санитар-эпидемиологик иминлеге, балалар сәламәтләндерү лагерьларының 2024 елгы җәйге сәламәтләндерү кампаниясенә әзерлеген тәэмин итү буенча бурычлар турында.

2024 елда көндезге лагерьларның эшчәнлеге турында.

Балалар сәламәтләндерү лагерьларының террорчылыкка каршы яклануын тәэмин итү турында.

Киңәшмә эшендә социология бүлеге башлыгы Казанцева Л.Ф. катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International