Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 26.07.2021 № 651 карарына үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча киңәшмә

2024 елның 23 июле, сишәмбе

2024 елның 23 июлендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының Татарстан Республикасы халыклары мәдәнияте һәм телләрен үстерү идарәсе башлыгы Л.Г. Низамова рәислегендә республиканың кызыксынган министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 26.07.2021 № 651 «Татарстан Республикасында, Россия Федерациясенең башка субъектларында, якын һәм ерак чит илләрдә «Сабантуй» татар халык бәйрәмен оештыру һәм үткәрү стандартын һәм норматив чыгымнарны бюджет акчалары исәбеннән исәпләү тәртибен раслау турында» карарына үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.

Киңәшмәдә катнашучыларның көн тәртибендә билгеләнгән тема буенча хәбәрләре тыңланды һәм фикер алышынды.

«ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУдан киңәшмә эшендә функциональ анализ бүлеге башлыгы Э. Р. Галиева катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International