2024 елның 25 июлендә видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасының бүленгән ситуация үзәген төзү һәм эшләтеп җибәрү буенча эшче төркемнең чираттагы киңәшмәсе булды.
Киңәшмә барышында түбәндәге мәсьәләләр тыңланды һәм фикер алышынды:
Татарстан Республикасы бүленгән ситуация үзәгенең мәгълүмат-аналитика платформасында беркетелгән күрсәткечләр буенча белешмәләрне тутыру буенча дәүләт хакимиятенең җаваплы республика органнары тарафыннан башкарылган эш нәтиҗәләре турында.
«KAZAN DIGITAL WEEK – 2024» халыкара форумының «дәүләт идарәсендә Цифрлы технологияләр» тематик юнәлеше кысаларында «Татарстан Республикасы Ситуация үзәге» секциясен үткәрүне оештыру буенча тәкъдимнәр турында.
Утырыш эшендә «ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУдан директор Кудрявцева А. Н., директор урынбасары Гайзатуллина Ч.Н., директор урынбасары Гревцов А.Б., макроикътисадый анализ бүлеге башлыгы Баһаутдинова Е.В., макроикътисадый анализ бүлеге баш белгече Айметова С. И., икътисадый планлаштыру һәм программалаштыру бүлегенең баш белгечләре Шәйхетдинова Г. Р. һәм Зиннурова Э. Ф. катнаштылар.