Пространство белешмәләрен формалаштыруга һәм алардан файдалануга бәйле мәгълүмат системаларын инвентаризацияләү мәсьәләсе буенча киңәшмә

2024 елның 25 июле, пәнҗешәмбе

2024 елның 25 июлендә «ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУда директор А. Н. Кудрявцева җитәкчелегендә пространство мәгълүматларын формалаштыру һәм(яисә) куллануга бәйле мәгълүмат системаларын һәм мәгълүмат ресурсларын инвентаризацияләүне оештыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, «Татарстан Республикасы пространство мәгълүматлары фонды» ДБУ, «Татарстан Республикасы цифрлы трансформация үзәге» ДКУ, «Татарстан Республикасы пространствоны планлаштыру институты» ДБУ вәкилләре катнашты.

Киңәшмә барышында «Татарстан Республикасы пространство белешмәләре фонды» ДБУ директоры Д.А. Лунеговның бүгенге көндә Татарстан Республикасында пространство белешмәләреннән файдаланучыларның алар куллана торган мәгълүмат системаларын интеграцияләү максатларында үзара хезмәттәшлеге буенча башкарылган эш турында мәгълүматы тыңланды. Анда «ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге»ДБУ хезмәткәрләре тарафыннан эшләнгән мәгълүмати системаларның паспорт формалары, мәгълүмати ресурслар, инвентаризация карточкалары каралды. Шулай ук «ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» дәүләт бюджет учреждениесендә кулланылышта булган мәгълүмати системаларның мәгълүматлар базасына керү мәсьәләсе дә каралды.

Киңәшмә йомгаклары буенча «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУ һәм «Татарстан Республикасының цифрлы трансформация үзәге» ДКУ белән «ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУ кулланышындагы мәгълүмат системаларыннан файдалану мөмкинлеген тәэмин итү, аларны паспортлаштыру һәм векторлаштыру, башка мәгълүмат системаларына һәм мәгълүмат ресурсларына инвентаризация үткәрү өчен «Татарстан Республикасы пространство мәгълүматлары фонды» ДБУ килешү төзергә кирәклеге турында карар кабул ителде.

Утырыш эшендә шулай ук директор урынбасары Гайзатуллина Ч.Н., макроикътисадый анализ бүлеге башлыгы Баһаутдинова Е.В., макроикътисадый анализ бүлеге баш белгече Айметова С.И., учреждениеләрнең мәгълүматлар базасын идарә итү бүлеге баш белгече Кәлимуллин И. М. катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International