2026 елның 15 апрелендә җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының егерменче утырышы булды.
Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Рәисе Миңнеханов Р. Н., Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Әхмәтов М. Г., Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Шәймиев М. Ш., Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мактаулы рәисе Мөхәммәтшин Ф. Х., Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары һәм Татарстан Республикасыннан Федерация Советы сенаторлары, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары, республика министрлыклары һәм ведомстволары, муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре катнашты.
Көн тәртибендәге төп мәсьәлә «2025 елда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисап» булды. Документ парламентка Татарстан Республикасы Рәисе Р. Н.Миңнеханов тарафыннан кертелде һәм профильле юнәлешләр буенча барлык комитетлар утырышларында каралды.
Әлеге мәсьәлә буенча доклад белән Татарстан Республикасы Премьер-министры А. В. Песошин чыгыш ясады.
Утырышта шулай ук көн тәртибендәге башка мәсьәләләр дә тыңланды һәм тикшерелде, шул исәптән Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Терентьев А.М.. Дәүләт Советына «2025 елда Татарстан Республикасында граждан җәмгыяте институтларының торышы һәм үсеше турында» докладын тәкъдим итте.
«ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУдан утырыш эшендә директор А.Н. Кудрявцева катнашты.