ЯҢАЛЫКЛАР


16
июнь, 2017 ел
җомга

"Предприятиеләрне инновацион үстерү - республика икътисадының конкуренциягә сәләтен арттыру нигезе" темасына киңәшмәне бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Киңәшмә Казан милли тикшеренү технологияләр университетының Германия-Россия яңа технологияләр институты мәйданында үтте.

Киңәшмәдә ТР Премьер-министры - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Санкт-Петербург политехник университетының Инжиниринг үзәге, Алдынгы җитештерү технологияләр институты вәкилләре, Россия федераль атом төш үзәге, һәм башка оешмалар вәкилләре, Татарстан сәнәгать предприятиеләре, дәүләт оешмалары, мәгариф оешмалары җитәкчеләре катнашты.

Төп доклад белән ТР Премьер-министры - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов чыгыш ясады.

Альерт Кәримов цифрлы алымнарны куллану һәм производствоны роботлаштыру ,интернет сәүдәгә чыгу кебек икътисад һәм сәнәгать өлкәләре турында сөйләде.

ТР Сәнәгать министрлыгы башлыгы сүзләренчә, НИОКР (фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструктор эшләре)  хәзерге вакытта  түбән дәрәҗәдә гамәлгә ашырыла. Сорашу нәтиҗәләре  буенча 80 респондентның алтысы гына дөньяда булмаган яңа продукция чыгарырга уйлый. Патентлар алу буенча да күрсәткеч ким. НИОКРны гамәлгә кертү һәм патентларны теркәү Татарстанда күбесенчә "Татнефть" компаниясенә туры килә, ләкин анда да быел бу өлкәдә күрсәткечләр кимегән.

Интернет-сәүдә базарына чыгуга килгәндә, киңәшмәдә катнашучыларга Татарстан продукциясен алга этәрү өчен «Made in Tatarstan» махсус порталын тәкъдим иттеләр. Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы әзерләгән сайт республика сәнәгатенең илле алдынгы предприятиесе турында хәбәр итә. Әлеге вакытта портал ике телдә алып барыла (рус һәм инглиз).

Альберт Кәримов чыгышын Кытай бизнесмены, Haier компаниясенә нигез салучы Чжан Жуйминь сүзләре белән тәмамлады: "Интернет заманында предприятие һәм платформаны куллана, я платформа аны куллана", - диде ул.

Киңәшмә барышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сәнәгать предприятиеләре белән фәнни институтларны берләштерүгә игътибар итәргә өндәде. Минем фикеремчә, безнең эре компанияләр дә үз белгечләрен яңалыкларга өйрәтә. Башкача фән белән багланышларда күпмедер тәҗрибә булмас иде". Аеруча Рөстәм Миңнеханов "Татнефть" компаниясенең патентлар буенча эшен ассызыклады.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, вузлар сәнәгать предприятиеләрен инжиниринг үзәкләренә, уртак инновацион проектларны гамәлгә ашыруда җитәрлек җәлеп итми.

"Сез уңай докладлар бирәсез, ә инжиниринг үзәкләренә карагыз - алар җитәрлек йөкләнмәгән, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Без күп акча керттек анда! Ә нәтиҗә - ноль. Сез "КАИ-Лазер" тулысынча йөкләнеп эшлиячәк дип ышандырдыгыз, ә үзегез табышсыз, зыян гына күрәсез! Сез, вузлар, үз үрнәгегездә ничек эшләргә кирәклеген кхрсәтергә тиеш. Әлеге үзәкләр матурлык өчен түгел, эш өчен".

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, вузлар каршында һәм инжиниринг үзәкләре каршында предприятиеләр аз санда ачылган, анда да студентлар эшләргә тиеш.

"Бөтен университетларыбызга ничә предприятие ачтыгыз? - дип сорады Рөстәм Миңнеханов вузлар җитәкчеләреннән. - Проректор сүзләренчә - бер диплом бирәбез, икенчесе эшкуарлык буенча. Эшкуарга, уку вакытында ниндидер ачыш ясаган, ниндидер проектта уңышлы катнашкан булса, бирергә кирәк. Сезнең кәгазь кисәкләре беркемгә дә кирәкми! Массачусетс университетында студентларның 40 проценты бизнеста эшли. Ә сездә күпме? Һәм ничек сез предприятиеләр белән эшлисез? Уңай күренешләр дә бар, әлбәттә, ләкин предприятиеләр үзләре тәкъдим иткән очракта гына..."

Күбесен үзгәртергә кирәк, дип саный Татарстан Президенты, югары уку йортлары карашларын тулысынча үзгәртергә тиеш, кешеләр карашын үзгәртергә кирәк.

"Санкцияләр, чит илләрдә без ала торган патентлар һәм лицензияләргә генә ышансаң, ерак китмәгәнне күрсәтте, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Актив эшлик!"

Аеруча, аның сүзләренчә, инновацион проектларны коммерцияләштерергә кирәк. "Меркетологларны чакырырга кирәк, - ди Рөстәм Миңнеханов. - Бүген продуктны җитештерү генә җитми, аны сата белергә дә кирәк".


14
июнь, 2017 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт Министрлыгында федераль һәм ведомство спорт объектларының балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләрендә дәресләрен оештыру соравы буенча киңәшмә булды.

Киңәшмә эшендә  ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең  социаль программалаштыру бүлегенең баш белгече Р. А. Хәсәнов катнашты.


29
май, 2017 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов катнашында белем бирү сыйфатын бәйсез бәяләү һәм WorldSkills стандартлары буенча корпоратив чемпионатлар үткәрү сораулары буенча  Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының  утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры А. В. Песошин үткәрде.

Җыелышта ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.


26
май, 2017 ел
җомга

ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”ндә Фәнни-координацион советының утырышы узды.

Региональ сәясәт бүлегенең мөдире Л.И.Мулукова Татарстан Республикасы муниципаль районнарның (шәһәр округларының) икътисади кооперация эффективлыгын бәяләү Методикасын  әзерләү турында сөйләде.

Региональ сәясәт бүлегенең әйдәүче белгече А.В.Зарипова Россия Федерациясендә һәм Татарстан Республикасында законнар чыгару өлкәсендәге соңгы үзгәрешләр турында хәбәр итте.

Икътисад яңалыкларын социологик программалаштыру бүлегенең әйдәүче белгече Т.А.Аникина китерде.


24
май, 2017 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт Советында "Азык-төлек куркынычсызлыгы турында"гы мәсьәлә буенча Татарстан Республикасы закон проекты турында " киңәшмә үтте.

Җыелышта ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең социология бүлеге башлыгы Л.Ф.Казанцева катнашты.


23
май, 2017 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы финанс Министрлыгында дәүләт Татарстан Республикасы медицина оешмаларында медицина җиһазларын файдалануның нәтиҗәлелеген киңәшмәдә каралды.

Җыелышта ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең инновацион сәясәт һәм функциональ анализ бүлеге башлыгы Р. И. Уразаев катнашты.

Күп балалы гаиләләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү сораулары Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган җыелышта каралды. Киңәшмәдә катнашучылар күп балалы гаиләләр белән алып барыла торган эшләр турында докладлар тыңладылар.

Җыелышта ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.


22
май, 2017 ел
дүшәмбе

Республика балалары һәм яшьләренең ялын, сәламәтләндерүен оештыру буенча ведомствоара комиссиясенең утырышы узды. Утырышта 2017 нче елда җәйге сәламәтләндерүен  оештыру кампанисенең әзерлек cораулары каралды.

Утырыш эшендә ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең социология бүлегенең мөдире Л.Ф.Казанцева  катнашты.


19
май, 2017 ел
җомга

Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов катнашында "Мин: 2.0. Безнең барыбыз өчен трансформациянең мөһимлеге турында" темалы лекция Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узды.

Лекция дискуссия формасында узды. Әңгәмә барышында Андрей Шаронов аудитория белән идарә итү, җитәкчеләрнең эшчәнлеген камилләштерү, лидерлык сыйфатларын формалаштыру, үзлегеңнән белем алу, җәмгыять белән хакимиятнең үзара сыйфатлы хезмәттәшлек итү һәм башка темаларга кагылып китте.

Җыелышта ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.


18
май, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы финанс Министрлыгында Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының финанс белән тәэмин итү нормативларын исәпләү методикасына үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.

Киңәшмәдә ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең социаль программалаштыру бүлеге башлыгы  Е.С.Грызунова катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International