Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасында социаль актив һәм интерактив сервисларының интеграцияләнгән платформасын үстерү буенча ведомствоара проект төркеменең киңәшмәсе узды.
Киңәшмәдә ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасында халыкка психологик ярдәм күрсәтү дәүләт ведомствоара системасын үстерү Концепциясен формалаштыру кысаларында дәүләт учреждениесе “Экстремизмны һәм терроризмны профилактикалау ресурс үзәге” н оештыруны гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча киңәшмә үтте.
Киңәшмәдә ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының утырышлар залында Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнеханов катнашында “Блокчейн-яңа бүленгән финанс мохит" темасына лекция узды. Лектор – " КИВИ" АҖ- ның генераль директоры С. А. Солонин.
Лекциядә ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән Министрлыгында Татарстан Республикасының гомуми белем бирү оешмаларының нормативларына үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.
Җыелышта ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева һәм социаль программалаштыру бүлегенең мөдире Е.С.Грызунова катнаштылар.
Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгында урта һөнәри белем бирүче дәүләт автоном белем бирү “Әлмәт физик культура көллияте ”н урта махсус белем бирү дәүләт бюджет белем бирү учреждениесе "Казан олимпия резервы көллияте” филиалы профеленә үзгәртү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.
Киңәшмәдә ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең социаль программалаштыру бүлегенең баш белгече Р. А. Хәсәнов катнашты.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында дәүләт һәм муниципаль идарә системасының нәтиҗәлелеген арттыру буенча эшче төркемнең киңәшмәсе узды.
Киңәшмә барышында эшче төркем әгъзалары белән Татарстан Республикасы дәүләт программаларын структурлаштыру һәм төзәтү; дәүләт хакимияте башкарма органнары хезмәткәрләренең эффективлык күрсәткечләрен бәяләү системасының кертү; ведомствоара Бердәм электрон документ әйләнеше системасын һәм "Ведомстволар отчетлары” Бердәм дәүләт мәгълүмат системасын камилләштерү мәсьәләләре каралды.
Киңәшмәдә ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А. Н.Кудрявцева катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында 2016 ел өчен Татарстан хакимияте органнары эшчәнлеге хисабы каралды.
Бу мәсьәлә буенча төп докладны Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков ясады.
Илдар Халиков 2016 ел нәтиҗәләренә күчкәнче, кыскача икътисадтагы хәлнең торышы турында сөйләде.
2016 елда республиканың тулай төбәк продукты, 2015 ел белән чагыштырганда, 102,5 %ка арткан. Россия күләмендә бу күрсәткеч - 99,8%.
2015 ел белән чагыштырганда, авыл хуҗалыгы өлкәсендә үсеш – 105%, сәнәгатьтә 103,5 % тәшкил иткән. Гомумән, Татарстанда барлык юнәлешләрдәге күрсәткечләр дә, Россия белән чагыштырганда, югарырак.
2016 елда Татарстанда 2 млн 406,5 мең кв метр торак кулланылышка тапшырылган. Шуларның 373,6 мең мәйданы социаль ипотека программасы нигезендә бирелгән.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры И.Ш.Халиков рәислегендә Татарстан Республикасы мәгариф оешмаларында туклануны оештыру һәм аның сыйфатын яхшырту мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.
Татарстан Республикасы мәктәптәпләрендә туклану тәртибен оештыру турында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Э. Н.Фәттахов сөйләде.
Казан шәһәре мәгариф оешмаларында туклануны оештыру соравын Казан шәһәренең муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе
Д. Г. Калинкин тәкъдим итте.
Киңәшмәдә ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А. Н.Кудрявцева катнашты.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А. Н.Кудрявцева мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, социаль хезмәт күрсәтү, яшьләр сәясәте, физик культура һәм спорт өлкәләрендәге оешмалары белән үткәрелгән хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү уздыру мәсьәләләре буенча киңәшмәдә доклад белән чыгыш ясады.
Бүген ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”ндә социология бүлеге мөдире Л. Ф. Казанцева килештерү киңәшмәсен үткәрде. Анда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль учреждениеләре сатып ала торган азык-төлек товарларына максималь бәяләр формалаштыру турында” карар проекты буенча сораулар каралды.
Әлеге киңәшмәдә Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау Министрлыгы, Татарстан Республикасы финанс Министрлыгы, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек һәм кеше иминлеген саклау буенча Татарстан Республикасы Федераль хезмәт Идарәсе, Татарстан Республикасының сатып алулар буенча Дәүләт комитеты вәкилләре катнашты.