ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”ндә Фәнни-координацион советының утырышы узды.
Социология бүлегенең җитәкчесе Л.Ф.Казанцева 2016 елда Үзәк белән үткәрелгән социологик тикшеренүләр турында белдерде.
Социологик тикшеренүләр нәтиҗәләре белән ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең сайтында танышырга мөмкин.
Россия Федерациясендә һәм Татарстан Республикасында законнар чыгару өлкәсендәге соңгы үзгәрешләр турында төбәк сәясәте бүлегенең әйдәүче белгече А. В. Зарипова сөйләде.
Икътисад яңалыкларын технологияләр белән идарә итү һәм белем бирү программаларын бүлегенең әйдәүче белгече Л. Ш. Хәмидуллина китерде.
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында Татарстан Республикасы гомуми белем оешмаларынын финанс белән тәэмин итү нормативларын исәпләү методикасына үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.
Җыелышта ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең социаль программалаштыру бүлеге мәгариф өлкәсендә программалаштыру мәсьәләләре секторы мөдире И. Р. Хәбибуллин катнашты.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары В.Г.Шәйхразиев рәислегендә Свияжск утрау-шәһәрендә объектлар төзү мәсьәләләре буенча киңәшмә үтте.
Җыелышта ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.
Бүген бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының егерме бишенче юбилей утырышы ачылды.
Сессия эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары һәм чакырылган затлар катнаша.
Утырышны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып бара.
Көн тәртибенә 34 мәсьәлә кертелгән, шул исәптән 11 республика законы проекты, 17 федераль законы проекты һәм Россия Федерациясе субъектлары закон чыгару собраниеләренең закон чыгару инициативалары.
Матди булмаган мәдәни мирас турындагы законы проекты беренче укылышта каралачак.
Шулай ук беренче укылышта «Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы турында», «Татарстан Республикасының азык-төлек иминлеге турында» законы проектлары, тагын Муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы кодексына һәм түбәндәге законнарга үзгәрешләр кертү турындагы законы проектлары каралачак: «Оешмалар мөлкәтенә салым турында»; «Гражданнарның торак хокукларын яклауны тәэмин итү турында»; «Татарстан Республикасы Алабуга районы территориясендә төзелгән җитештерү тибындагы махсус икътисадый зонасы һәм Татарстан Республикасы Югары Ослан мунициципаль районы «Иннополис» һәм Лаеш мунициципаль районы территорияләрендә төзелгән техник-гамәлгә кертү тибындагы махсус икътисадый зоналары резидент оешмалары өчен оешмалар табышына салым буенча салым ставкасын билгеләү турында».
Парламент утырышында 2016 елда полиция эшчәнлеге турында Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин нотыгы һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурскаяның «2016 елда Татарстан Республикасында кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен үтәү турында»гы нотыгы тыңланачак.
Көн тәртибенә яңа мәсьәләләр кертү тәкъдиме белән Законлылк һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһудин чыкты. Шулай итеп, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышы көн тәртибенә 38 мәсьәлә кертелде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында дәүләт һәм муниципаль идарә системасының нәтиҗәлелеген арттыру буенча эшче төркем киңәшмәсе үтте. Киңәшмәдә Татарстан Республикасының балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләрен автобуслар белән тәэмин итү һәм Яшел Үзән муниципаль районында социаль өлкәдә транспорт йөртүне оештыру буенча сынау проектын гамәлгә ашыру сораулары каралды.
Җыелышта ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.
Бүген Казанда Татарстан Республикасы Икътисад министрылыгы һәм Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы йомгак коллегияләренең уртак утырышы уздырылды. Чара «УНИКС» КФУ КСК мәйданчыгында узды һәм «Предприятиеләрне инновацион үстерү – Татарстан Республикасы икътисадының конкуренциягә сәләтен арттыру нигезе» темасына багышланды.
Уртак утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Утырыш башланганчы Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар Татарстан Республикасы сәнәгать предприятиеләренең «УНИКС» КСК холлында тәкъдим ителгән экспозициясе белән таныштылар.
«2016 елда Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү йомгаклары турында»гы нотык белән Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында спорт юнәлешендәге өстәмә белем бирү учреждениеләрендә шөгыльләнүче (балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе) балаларны автобусларда йортүне оештыру мәсьәләсе буенча киңәшмә үтте.
Киңәшмәдә ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Лондон бизнес мәктәбе (London Business School) профессоры Ричард Джолли «Хәзерге заман шартларында лидерлык» темасына лекция сөйләде.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, башкарма хакимияте органнары вәкилләре, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының җаваплы хезмәткәрләре катнашты.
Ричард Джолли хәзерге заман лидерлыгы үзенчәлекләрен билгеләп үтте, мисаллар китерде. Элек беренче урында кеше булса, киләчәктә система беренче урында торачак, диде ул, Фредерик Тейлорның «Фәнни идарә принциплары» китабыннан өзек тә китерде.
Лектор билгеләп үткәнчә, «лидерлык иерархияле түгел». Мисалга ул Махатма Ганди гыйбәрәсен китерде: «Дөнья үзгәрсен дисәң – үзең шул үзгәрешкә әверел».
Ричард Джолли коллективларда хезмәткәрләр һәм җитәкчеләр арасындагы мөнәсәбәтләр турында җентекләп сөйләде. 2005 елда уздырылган сорашып белүләр нәтиҗәсендә ачыкланганча, хезмәткәрләрнең 95%ы оешма стратегиясен белми яисә аңламый.
Лектор шулай ук белдергәнчә, лидерлык сыйфаты һәр буын саен үзгәреп тора. Ул үзенең Кытайга сәфәре турында сөйләде, хәзерге яшьләрнең теләкләре ата-аналарынныкыннан (үткән буыннан) аерылып тора. Яшьләр үсешкә омтыла, нәтиҗәдә нәрсәгә ирешәселәрен беләселәре килә, диде ул.
Хәзерге заман лидерлыгы сәламәт амбицияләрне үстерүне күз алдында тота.
Лекция азагында профессор сорауларга җавап бирде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ричард Джоллига чыгышы өчен рәхмәт белдерде һәм, лекция бик файдалы булды, диде. Сез кайбер моментларны бик әйбәт аңлаттыгыз, бездә булган хаталарны күрсәттегез, диде Рөстәм Миңнеханов.
Үз чиратында Ричард Джолли билгеләп үткәнчә, ул кемгәдер акыл өйрәтер өчен килмәгән, ә тәҗрибә алмашу өчен килгән. Мин лидер булырга теләгәннәргә сокланам, диде ул.
Искәртәбез, бүген Казанга сәфәре кысаларында Ричард Джолли Казан федераль университетына да барачак.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасында хезмәткә сәләтле халыкның сәламәтлеген саклауны җайга салу өчен дәүләт чараларын булдыру программасы буенча проект офисының хезмәт группасы утырышы булып узды.
Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры А. Ю. Вафин “Эшләүче гражданнарның сәламәтлеген саклау: сәнәгать медицинасы буенча пилот”проектын тәкъдир итте.
Утырышта ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында гаилә балалар бакчалары эшчәнлеге мәсьәләсе буенча киңәшмә булды.
Киңәшмәдә социаль программалаштыру бүлегенең мәгариф өлкәсендәге мәсьәләләрне программалаштыру секторы мөдире И.Р.Хәбибуллин катнашты.