ЯҢАЛЫКЛАР


25
гыйнвар, 2017 ел
чәршәмбе

2016 елның 11 аенда уртача хезмәт хакы республикада предприятиеләрдә, кече эшмәкәрлекне дә кертеп, 29,7мең сум тәшкил итте, ул алдагы елның шул чоры белән чагыштырганда 5%ка арткан. Шулай ук 2016 елның икенче яртыеллыгында хезмәт җитештерүчәнлегенең артуы күзәтелде. Моның турында  үзенең төп докладында ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова җитәкчелек итә торган министрлыгының нәтиҗәле коллегиясендә  хәбәр итте.

Коллегия эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

Хөкүмәт башлыгы сүзләренчә, үз вакытында күреп алып, үз вакытында карарлар кабул итү республика шәһәр һәм районнарында гадәттән тыш хәлләрне булдырмый калды.

 


24
гыйнвар, 2017 ел
сишәмбе

Бүген Россиядә һәм БДБ илләрендә Boeing компаниясе президенты Сергей Кравченко Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында модернизациягә һәм инновацияләргә нәтиҗәле идарә турында лекция укыды.

Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Президенты, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты аппратлары вәкилләре һәм башкалар катнашты.

Чараны ачып, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, республикада уңышлы компанияләрнең топ-менеджерларын чакырып, гавами лекцияләр оештыру практикасы бар, бу чакта аларның алдынгы җитештерү тәҗрибәсе белән, инновацияләрне гамәлгә кертү һәм лидерлык потенциалы булган югары квалификацияле кадрлар әзерләү тәҗрибәсе белән танышырга мөмкин.

Татарстанның һәм Boeing компаниясенең зур хезмәттәшлек тарихы бар, диде Рөстәм Миңнеханов, һәм бу хезмәттәшлекне дәвам итәргә кирәк.  

Лекция барышында Россиядә һәм БДБ илләрендә Boeing компаниясе президенты Сергей Кравченко компания тарихы һәм аның казанышлары турында кыскача гына сөйләде.  

Бүгенгә компания штатында АКШта һәм башка 65 илдә якынча 170 мең хезмәткәр санала. Шулардан Россиядә 1500ләп инженер эшли. 

Сергей Кравченко лекциясендә өч теманы күтәрде – модернизациягә идарә, инновацияләргә идарә, кешеләргә идарә һәм лидерлар әзерләү.

Ул Lean системасын – сак җитештерүне куллану турында җентекләп сөйләде.

Лекция азагында Сергей Кравченко сорауларга җавап бирде.


21
гыйнвар, 2017 ел
шимбә

Татарстан Республикасында 2017 ел башланганнан бирле төзелештә хезмәтне саклау өлкәсендә Дәүләт торак күзәтчелеге инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 17 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 64 мең сумга ике карар чыгарылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.  

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин та катнашты. 

2017 елның 20 гыйнварына 180,4 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган, бу планның 7,5%ын тәшкил итә, үткән елның шул чорына карата 106 %. Ел башланганнан бирле торак төзелеш программасын гамәлгә ашыру эше Татарстан Республикасының барлык муниципаль берәмлекләрендә дә башланган.

Социаль ипотека программасы буенча төзелүче объектлардан 89 объект әзер диярлек; уртача әзерлектә – 45 объект; 66 объектта эшләр бик күп әле.

2017 елда ятим балаларны һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны торак белән тәэмин итү кысаларында 305 ятим балага 346 млн. 742,6 мең сумлык торак урыннарын яллау шартнамәләре буенча торак бирү планлаштырылган.  

2017 елга бюджет акчалары кысаларында аерым категория гражданнарның торак шартларын яхшырту буенча 5 һәм аннан да күбрәк баласы булган 49 гаиләне торак белән тәэмин итү каралган; 50 яшь гаиләгә – 2015-2020 елларга «Торак» ФМП буенча, торак шартларын яхшырту федераль законнар белән гарантияләнгән 49 гражданга – 2015-2020 елларга «Торак» ФМП буенча.

Аз катлы төзелеш программасы буенча (шул исәптән индивидуаль торак төзелеше) 8 800 йортны файдалануга тапшырырга ниятлиләр, 566 йорт

Авыл клубларын төзү программасы буенча 20 гыйнварга эшләр 31 объектның 5сендә оештырылган.

Киңәшмә барышында Рөстәм Миңнехановка кайбер мунициципаль районнарда республика программаларын гамәлгә ашыру кысаларында объектлар өчен җир кишәрлекләре бирү буенча проблемалар бар дип хәбәр ителде.

Татарстан Президенты белдергәнчә: республика программаларын гамәлгә ашыруга комачаулаучылар кискен җәзаларын алачаклар. «Бу ситуациядә  салынган финанс чараларын анда объектлар төзелсен өчен башка мунициципаль районнарга да җибәрергә мөмкин бит, әмма сезнең районнарда да кешеләр яши бит», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Җыелышта ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.


16
гыйнвар, 2017 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Президентының беренче урынбасары А.В.Песошин  җитәкчелегендә Татарстан Республикасының Ситуацион үзәген оештыру буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында җыелыш булып узды.

Җыелышта ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева, директор урынбасары Ч.Н.Гайзатуллина һәм  макроикътисади анализлау бүлегенең җитәкчесе Е.В.Багаутдинова катнаштылар.


26
декабрь, 2016 ел
дүшәмбе

ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”ндә Фәнни-координацион советының  йомгаклау утырышы узды.

Икътисади планлаштыру һәм программалаштыру бүлегенең мөдире С.А.Рубцова авыл хуҗалыгы продукциясен импортны алыштыру  максатлары белән   финанс ресурсларын оптималь бүлү моделе турында сөйләде.

Россия Федерациясендә һәм Татарстан Республикасында законнар чыгару өлкәсендәге соңгы үзгәрешләр турында ДБУ "Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге"нең директор урынбасары Р. М. Даутов хәбәр итте.

Икътисад яңалыкларын учрежденияләр мәгълүматлар базасын администрацияләү бүлегенең әйдәүче белгече О.В. Максимушкина китерде.


22
декабрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Җирле үзидарә башлыкларының төп бурычы – муниципаль берәмлекләрнең булган потенциалын нәтиҗәле гамәлгә ашыру, шулай ук кеше капиталын үстерүдә һәм ачуда ярдәм күрсәтү. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советының XI съездында хәбәр итте. Чара Казанда «Корстон» КСККда узды. Съезд эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы рәисе Минсәгыйт Шакиров, шулай ук республиканың барлык 956 муниципаль берәмлеге вәкилләре катнашты.


20
декабрь, 2016 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында республика җитәкчеләре өчен Стенфорд университетындагы бизнес Югары мәктәбенең  финанслар профессоры Илья Стребулаев "Заманча концепцияләр һәм карарлар кабул итү алымнары " темалы лекциясе белән чыгыш ясады.

Җыелышта ДБУ “ Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева һәм  директор урынбасары  Ч.Н.Гайзатуллина  катнаштылар.


14
декабрь, 2016 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы коллегиясенең ТРда юл хәрәкәте иминлеген арттыру, юл-транспорт һәлакәтләре санын киметү һәм аларның авыр нәтиҗәләрен булдырмый калу мәсьәләләренә багышланган уртак утырышы узды.   

Утырышны барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков талып барды. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты Җитәкчесе Шамил Гаффаров, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары һәм башкалар  катнашты.   

 


8
декабрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

2030 елга кадәр Татарстан Республикасы Ютазы районының социаль-икътисадый үстерү Стратегиясен гамәлгә ашырылу сорауларына багыншланган җыелыш Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгында булып узды.

Җыелышта ДБУ “ Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директор урынбасары  Ч.Н.Гайзатуллина катнашты.


29
ноябрь, 2016 ел
сишәмбе

Координация советының рәисе, Татарстан Республикасының Президенты ярдәмчесе Р.Ф.Муратов җитәкчелегендә В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетында Татарстан Республикасының  сәүдә, кунакчыллык индустриясе, сервис һәм хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә фәнни-белем бирү кластерының (КИУ) Координация советының  утырышы узды.

Утырышта фәнни-белем бирү кластерының үсеше, югары уку йортының бизнес белән хезмәттәшлегенең  яңа формалары (КИУ мисалында), фәнни-белем бирү кластерының оешмалары Татарстан Республикасында аквабиокультура технополисын  булдыру Концепциясен  гамәлгә ашыру чараларында катнашу мәсьәләләре каралды.

Утырыш эшендә ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева, технологияләр белән идарә итү һәм белем бирү программалары бүлегенең баш белгече Г.Э.Сөләймәнова катнаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International