ЯҢАЛЫКЛАР


28
ноябрь, 2016 ел
дүшәмбе

2017 елга, 2018 һәм 2019 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджетының финанс параметрлары расланды 

Бүген ТР Дәүләт Советының 23 нче утырышында Татарстанның “2017 елга, 2018 һәм 2019 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында”гы 282-5 нче номерлы ТР закон проекты“ икенче укылышта һәм тулаем кабул ителде.


25
ноябрь, 2016 ел
җомга

ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”ндә Фәнни-координацион советының чиратагы утырышы узды.

Учрежденияләр мәгълүматлар базасын администрацияләү бүлегенең мөдире Н.Р.Газетдинова һәм социаль программалаштыру бүлегенең мөдире Е.С.Грызунова дәүләт (муниципаль) хезмәтләрнең  ведомство исемлеген формалаштыру  һәм база (тармак) исемлеге дәүләт (муниципаль) хезмәтләр һәм эшләренә нигезләнүе турындагы презентацияләре белән чыгыш ясадылар.

Икътисад яңалыкларын информацион-аналитик бүлегенең баш белгече Р.Р.Ильина китерде.


24
ноябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары В.Г.Шайхразиев җитәкчелегендә Татарстан Республикасында аеруча саклаулы табигать территорияләрен оештыру һәм аларның функциональләшүе өлкәсенә вәкаләтләрен тапшыру сораулары буенча җыелыш узды.

“Татарстан Республикасында аеруча саклаулы табигать территорияләре белән идарә итү буенча вәкаләтләр бүлешү турында” доклады белән ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева чыгыш ясады.

Татарстан Республикасы хакимият органнарына хезмәт күрсәтү өчен  арендлы транспортны файдалану мөмкинлекләрен Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган җыелышта карап киттеләр.

Исегезгә төшерик: АКШка  эшлекле сәфәр кысаларында  Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов такси яки шәхси йөртүчеләрне       эзләү, чакыру һәм түләү өчен мобиль кушымтаны эшләп чыгарган  “UBER” халыкара компаниясендә булды һәм Казанда шәһәр транспорт системасын бушату максаты белән бюджет учреждениеләренә корпоратив хезмәт күрсәтү буенча сынау проектын башлап җибәрергә кушты.

Җыелышта ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.


22
ноябрь, 2016 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы икътисадының киләчәк үсеше квалификацияле кадрлардан, формалаштырылган һәм өлгергән хезмәт базарыннан башка мөмкин түгел. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый совет утырышында хәбәр итте.

Утырыш Татарстанда хезмәт базарының үсешенә багышланды һәм республиканың барлык мунициципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында уздырылды.


18
ноябрь, 2016 ел
җомга

Татарстан Республикасының җирле үзидарәләрен дәүләти күзәтү алып баручы Татарстан Республикасының башкарма хакимият органнарының һәм территориаль федераль органнарының башкарма хакимиятенең үзара тәэсир итешүен оештыру буенча ведомствоара комиссиясенең утырышы булып узды.

Утырыш эшендә ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры, ведомствоара комиссиясенең әгъзасы А.Н.Кудрявцева катнашты.


16
ноябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Координация советының рәисе, Татарстан Республикасының Президенты ярдәмчесе Р.Ф.Муратов җитәкчелегендә Казан милли тикшеренү технология университетында  (КМТТУ) Координация советының чираттагы утырышы узды.

Утырышта катнашучылар Алабуга политехник колледжының  эшче кадрлар әзерләү тәҗрибәсе, Татарстан Республикасында сәнәгый үсешне  кадрлар белән тәэмин итү  Стандартын кертү һәм фәнни - белем бирү кластерының  яңа бурычлары белән таныштылар.

Территориаль аерымланган "Иннокам" инновацион – җитештерү үзәген булдыру Концепциясен  тормышка ашыру турында доклад тәкъдим ителде.

Утырыш эшендә ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева, технологияләр белән идарә итү һәм белем бирү программалары бүлегенең баш белгече Г.Э.Сөләймәнова катнаштылар.


3
ноябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 22 нче утырышы уздырылды. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Көн тәртибендәге мәсьәләләр арасында депутатларның күпчелек тавышы белән «2017 елга һәм 2018-2019 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты» законы проекты беренче укылышта кабул ителде.

Татарстанның социаль-икътисадый үсеше фаразы белән Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов чыгыш ясады. 2017 елга Татарстан Республикасы бюджеты проекты белән Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин таныштырды.

Радик Гайзатуллин билгеләп үткәнчә, киләсе елда республика бюджеты күләме 166 млрд. 786 млн. 326 мең сум булачак. Чыгымнар исә 174 млрд. 353 млн. 309 мең сум тәшкил итәр дип фаразлана. Бюджет кытлыгына килгәндә, ул 7 млрд 566 млн 983 мең булачак.

Агымдагы ел бюджеты кереме 160,6 млрд. сум, чыгымнар 166,4 млрд. сум, дефицит 5,8 млрд. сум дип фаразланган иде.

Узган ел, икътисадый кризиска бәйле рәвештә, 1 еллык кына бюджет кабул ителде. Быел исә, алдагы еллардагы кебек, 3 еллык бюджет планы каралды.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бюджет проектына карата игътибарлы булырга өндәде.


21
октябрь, 2016 ел
җомга

ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”ндә Фәнни-координацион советының чиратагы утырышы узды.

Капиталь төзүгә кирәк булган чыгымнарны мониторинглау өчен автоматлаштырылган системасын булдыру, социаль инфраструктураны, тышкы төзекләндерүне,  гомуми файдаланудагы автомобиль юлларын   капиталь һәм көндәлек ремонтлау, реконструкцияләү турында учрежденияләр мәгълүматлар базасын администрацияләү бүлегенең әйдәүче белгече И.М.Калимуллин сөйләп бирде.

Икътисад яңалыкларын информацион-аналитик бүлегенең баш белгече Р.Р.Ильина китерде.


19
октябрь, 2016 ел
чәршәмбе

ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”дә  Татарстан Республикасының мәктәпкәчә укыту  организацияләрен финанс яктан тәэмин итү нормативларын үзгәртү сорауларына багышланган җыелыш булып узды.

Җыелышта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Икътисад министрлыгы һәм Казан шәһәре  башкарма комитетының Мәгариф идарәсе вәкилләре катнаштылар. Әлеге чараны  ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева алып барды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International